Министрлар өйдә утырмаска киңәш итә

Хөкүмәт йортында узган брифингта министрлык вәкилләре шушы сорауга җавап бирде. Балалар өчен бәйрәм чаралары күптән башланып китте инде. Иң-иңнәрне 25 декабрьдә Мәскәүдәге Россиякүләм чыршы бәйрәмендә һәм Казанда Президент чыршысында көтәләр. Боздагы тамашадан тыш, аларга тәмле бүләкләр дә тапшырылачак.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, Кремль сараенда узачак бәйрәмгә Татарстаннан 128 кеше – 105 бала һәм 23 озата баручы киткән. “Татнефть-Арена”дагы тамашаны исә 8 меңнән артык кеше күрәчәк. Министр сүзләренә караганда, анда иң лаеклыларны сайлап алганнар. 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр республиканың 215 яшүсмерләр һәм 30 яшьләр үзәгендә меңнән артык бәйрәм чарасы узачак.

Каникул вакытында балалар өчен лагерьларда сменалар оештырылачак. Дамир Фәттахов әйтүенчә, кышкы чорда Татарстанда 218 сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Аларда барлыгы 9 мең 339 бала ял итәчәк.

– Кышкы лагерьга юллама бәясе 5–14 мең сумны тәшкил итә. Бу программага һәм сменаның ничә көн дәвам итүенә карап аерыла, – диде министр.

Читтән дә кунаклар көтәләр. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, республикага, гадәттәгечә, туристлар күп киләчәк. Казандагы кайбер кунакханәләр 100 процентка тулган. Аның каравы Яңа ел төнендә урын табарга була. Чөнки кайбер төбәкләрдә 31 декабрь эш көне булачак. Сергей Иванов кунаклар өчен Казан буенча экскурсия программасы булдырылуы турында әйтте. Аныңча, туристларның игътибарын Арчадагы Кыш бабай резиденциясе җәлеп итәчәк. Анда 7 меңгә якын кеше килер дип көтелә.

Спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә Татарстанда бик күп спорт чаралары оештырылу күздә тотыла. Монда кышкы спорт төрләре дә, волейбол, футбол, шашка, шахмат буенча турнирлар да керә. Кар гына яусын дип телиләр. Татарстанда барлыгы 619 хоккей мәйданчыгы, Казанда 19 шугалак, 72 чаңгы базасы эшләячәк. Владимир Леонов “Ак барс” хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы, “Динамо” туплы хоккей командалары уеннарын карарга да чакырды. Бәйрәм ялларында алар үзебездә матчлар уздыра. 1–8 гыйнвар аралыгында барлыгы 200дән артык чарада 45 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Бәйрәм кәефе паркларда да сизеләчәк. Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләвенчә, Яңа ел бәйрәмнәре чорында ачык һавада 160 якын чара узачак. Кайсылары ТАССРның 100 еллыгына атап оештырылачак.

– Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 4 гыйнварда ел саен үткәрелә торган “Казан чаналары” бәйгесе үтәчәк. Төп бүләк – 50 мең сум. Монда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен гадәти булмаган чана ясарга, үз командаңны социаль челтәрләрдәге фестиваль аккаунтында теркәргә һәм үз проектыңны тәкъдим итәргә – чара көнендә таудан кулдан ясалган чаналарда шуарга кирәк. Горький паркында метлобол буенча турнир узачак. Бу – хоккей һәм Гарри Поттер турындагы романдагы квиддич уены кушылмасы, – дип аңлатты рәис.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры, Премьер-министр урынбасары Рафис Борһанов әйтүенчә, мәктәп балалары өчен “Мәдәни каникул” проекты оештырылачак. Ул 27 декабрьдә башлана. “Проект кысасында ятим балалар, фән олимпиадалары җиңүчеләре, спортта, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешкән балалар республика театрларын тамаша кылачак”, – диде ул.

Мәдәният министры Ирада Әюпова белдергәнчә, халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, “Әкият” курчак театрында татарча тамашалар санын арттырганнар. Ул шулай ук бәйрәм көннәрендә театр һәм музейларда кызыклы программалар көтеләсен хәбәр итте. “Музей, музей-тыюлыкларда узачак чараларда 600 меңгә якын кеше катнашачак”, – диде министр. 192 урысча, 83 спектакль татар телендә күрсәтеләчәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү