Казанда яңа елдан социаль юл йөрү бәясе үзгәрәчәк

 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ташламалы категория гражданнар өчен бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе арта. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.

Инде хәзер үк гыйнвар аена социаль юл йөрү билетын 505 сумга активлаштырырга мөмкин. 2019 елда юл йөрү бәясе аена 486 сум тәшкил итте.

«Закон нигезендә, социаль ярдәм чаралары, инфляциягә бәйле рәвештә, ел саен июль яки август айларында индексацияләнә. Быел август аенда ТР Министрлар Кабинеты карары кабул ителде, ул юл йөрү өчен генә түгел, киләсе елга башка категорияләрдә дә айлык акчалата түләү күләмен билгели. Шуннан соң айлык акчалата түләү күләме турында карар кабул ителә. Юридик яктан бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе һәм айлык акчалата түләү күләме бер-берсенә бәйле түгел. Ләкин мондый юл йөрү бәясе, кагыйдә буларак, айлык акчалата түләү күләменә тигез», – дип аңлатты «Татар-информ»га Наталья Бутаева.

Социаль юл йөрү билетларына яңа тариф 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Һәм, агентлык әңгәмәдәше әйткәнчә, тулаем алганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артуга карамастан, агымдагы елның августында индексацияләнгән социаль юл йөрү билеты һәм айлык акчалата түләү бәясе өстәмә рәвештә үзгәрмәячәк.

«Айлык акчалата түләү күләме бер елга билгеләнә, шуңа күрә Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артса да, пенсионерлар 505 сумга да бердәм социаль юл йөрү билетын сатып ала һәм чикләнмәгән күләмдә йөри ала», – дип нәтиҗә ясады Наталья Бутаева.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанның җәмәгать транспортында йөрү 2020 елның 1 гыйнварыннан 27 сумнан 30 сумга кадәр (салонда түләгәндә) артачак.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү