Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында 2019 елга йомгак ясады

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында 2019 елга нәтиҗә ясады. Ул яңа чакырылыштагы комитет рәисләре, урынбасарлары, депутатларның парламент эшчәнлегенә актив кушылганын билгеләп узды.

«Өч айда алты утырыш уздырдык, 180 нән артык сорау карадык. Эш темпын җыябыз дип уйлыйм», — диде. Дәүләт Советының төп функцияләрен үтәү бурычы актуаль калуын ассызыклады. Закон чыгару һәм контроль эшчәнлеге яңа елда да игътибар үзәгендә булачагын билгеләп үтте.

«Вакыт югалтмыйча кабул ителгән планнарны актив тормышка ашырырга кирәк. Киләсе елда сайлаучыларга якынрак булыйк, читкә чыгып эшләүнең төрле формаларын табыйк. Халык бездән моны көтә», — ди Мөхәммәтшин. Ул киләсе елның мөһим вакыйгаларга бай булачагын искәртте. ТАССР 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, сайлау чараларының районнарга беркетелгән депутатлар катнашында узарга тиешлеген әйтте.

Дәүләт Советы Рәисе төбәк парламентлары белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү кирәклегенә игътибар юнәлтте. «Тәҗрибә уртаклашу өчен, безгә РФ субъектларының күп кенә парламентлары тартыла. Халык белән яңа эш формаларын эзләү һәм табар өчен, без дә план буенча читкә чыгып хезмәттәшлек итәчәкбез», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясе барышында 8 300 дән артык теләкләр теркәлгәнен искәртте. «Без сайлаучыларны алдый алмыйбыз. Кайберләрен киләсе елда исәпкә алачакбыз. Сезнең бурыч — бу теләкләр үтәлешен контрольдә тотарга. Бөтенегезгә Путин инициативасы буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга кушылу мөһим. Бу безнең илне яңарту өчен мөмкинлек», — диде.

Парламент башлыгы 13 илкүләм проект буенча махсус комиссия булдырылганын әйтте. «Илкүләм проектларга моңарчы тиңе булмаган акчалар каралган. Социализм төзегәндә дә, постсовет чорында да мондый проектлар булмады. Тәҗрибәле кешеләр хәтерли. Үз проектларыбызны якларга һәм федераль үзәктән акча алырга кирәк. Татарстан бу эштә актив катнаша», — диде.


Фикер өстәү