«Чемпионнар озак көттермәс». Бөгелмәдә кар да, чаңгы да бар

Нәтиҗә булса, ярдәм дә булачак. Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең Бөгелмәдә узган еллык утырышында әнә шулай дип килештеләр. Танылган чемпионнар катнашында узган җыелышны нәкъ менә бу шәһәрдә оештыруның сәбәбе дә бар.

Кыш күрәсең килсә, Бөгелмәгә барасы икән. Монда кар да бар, салкын да үзен сиздерә. Белгечләр санап чыгарган әнә: Казанда кыш 135 көн дәвам итсә, Бөгелмәдә ул 160ка җитә. Кышкы айларның уртача температурасы да башкаланыкы белән чагыштыргында 1 градуска түбәнрәк икән. Шуңа күрә халык, мәш килеп, чаңгыда йөри. Дөрес, монысы өчен кар гына җитми. Шартлар да кирәк. Анысын да булдырганнар. Татарстанда чаңгы спортын үстерү буенча еллык киңәшмәгә килүчеләрне иң элек яңартылган чаңгы базасына алып бардылар. Биредә эш әле быел гына тәмамланган. Башкарылган эш юкка чыкмас, чаңгы сөючеләр дә артыр, араларыннан чемпионнар да үсеп чыгар, дип өметләнәләр.

Үрнәк алырлык якташлары үзләре дә Бөгелмәгә кайткан. 1998 елгы Олимпия Уеннарында ике мәртәбә чемпион булып танылган Ольга Данилова белән 1970 нче елларда Дөнья Кубогы этапларында җиңгән, “СССР чемпионы” исемен яулаган Розалин Бакиев та әлеге корылмадагы шартларга яхшы бәя бирде. Сүз уңаеннан, Бакиев хөрмәтенә Бөгелмәдә инде күп еллар чаңгы ярышы оештырыла. “Татарстан спортчыларының уңышларын күзәтеп барам. Бөгелмәдәге чаңгы базасы әкияттәге кебек матур булган. Безнең чакта мондый шартлар турында хыялланып кына була иде. Болай барса, зур нәтиҗәләрне озак көтәргә туры килмәс”, – диде Бакиев.

Татарстанда исә чаңгы белән 26,5 мең кеше шөгыльләнә. Шулардан 12 меңе – хатын-кызлар. Соңгы елларда модульле 35 чаңгы базасы ачылды. Быел сигезне ачтылар, киләсе елда тагын алты база пәйда булачак. 5 мең бала махсус мәктәпләрдә шөгыльләнә. “Әмма чаңгы – җиңел спорт төре түгел. Әлегә балаларны туплау белән шөгыльләнәбез. Сайлап алу мөмкинлеге зур түгел”, – диде киңәшмәдә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Балалар чаңгы белән ныграк кызыксынсын өчен, Бакиев, Данилова, соңгы елларда танылган Ларьков һәм Нечаевская кебек спортчылар да кирәк. Быел Россия җыелма командаларына Татарстаннан 24 кеше кергән. Узган елгыдан 10 чаңгычыга күбрәк бу. Безнекеләр узган ел янә Россия Кубогын яулый алды. Шәйхетдинов бу уңышларны федерациянең эш нәтиҗәсе дип бәяли.

Бөгелмәдә узган утырышта дистәдән артык районга спорт кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар өлештеләр. Республикада чаңгы спортына бюджеттан ел саен 12 миллион сум акча бүлеп бирелә. Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев сүзләренә караганда, спонсорлардан тагын да зуррак сумма акча җыярга тырышалар.

– Акча күп булмый. Булганы исә юкка тотылмый, – диде Фәрдиев. – Безгә беренче булырга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шундый шарт куйды: призерлар булса, ярдәм дә булачак. Республика җитәкчесе ярдәме белән чаңгы спорты да үсә. Бүгенге утырыш тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк булды. Федерация генә түгел, районнар да тырыша. Талантлар табу җиңел түгел. Әмма безнең алдынгылар сафында булу өчен теләк тә, мөмкинлек тә бар. Киләсе елда өченче мәртәбә Россия Кубогын яулау һәм гомуми зачетта беренче булу бурычы куябыз.

Утырыштан соң журналистлар белән очрашуда “ВТ” хәбәрчесе Илшат Фәрдиевтан Халыкара допингка каршы көрәш агентлыгының Россия спортына карата чыгарган кырыс карары турында сорады.

– Безнең командада допинг куллану күренеше була алмый, – диде федерация җитәкчесе. – Ник дигәндә, чаңгычылар белән бер гаилә кебек, аралашып яшибез. Мөнәсәбәтләр ышанычлы икән, допинг кебек әйберләрдән котылып була. Без аңа катгый рәвештә каршы.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: ski-tatarstan.ru


Фикер өстәү