Казанда «Имәнлек» паркы янында ял итү һәм җәяү йөрү өчен яңа киңлек барлыкка килде

Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен яңа җәмәгать киңлеге «Имәнлек» урман паркы янында барлыкка килде. Мәйданчыкны ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул яңа кафеда кофе эчте, җылы автобус тукталышын карады, үзенчәлекле арт-объект — чаңгылардан ясалган чыршыны бәяләде.

Яңа мәйданчыкны шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да карады. «Бу безнең шәһәрнең иң чите, биредә 60 мең кеше, 10 меңнән артык бала яши. Бу экопаркка керү зонасы, анда чаңгы алып шуарга, чәй эчәргә мөмкин. Бу безнең кадерле казанлыларга күптән көтелгән яхшы бүләк», — диде Метшин.

Урман паркы каршында яктыртыла һәм әйләнә торган таганнар урнаштырганнар, чаралар өчен амфитеатр һәм парковка төзегәннәр.

«Бу урынның шулай үзгәрүе бик ошый, мин бу тирәдә яшим һәм монда хәзер ял итәргә, әйбәт таганнарда атынырга, кафеда утырырга мөмкин, моңа бик шатмын», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Алена Поймалова.

Шулай ук кергән урында инвентарь прокаты да ачылды. Кышын казанлылар чаңгы һәм тюбингларны, ә җәен велосипедларны прокатка ала алачак. Чаңгы, таяк һәм ботинкалардан торган комплектны прокатка алу сәгатенә 200 сум тора, ә залог сыйфатында кунакларга паспорттан тыш, теләсә нинди документ калдырырга мөмкин.

Элек бу территория караңгы һәм төзекләндерелмәгән булган, шуңа күрә хакимият шәһәр халкының мәйданчыкны бизәү турындагы фикерләрен сорап белгән. Ә Казан мэриясе каршындагы иҗади төркем аны үзгәртү проектын әзерләгән.

«Без монда күптәннән яшибез, этне йөртергә чыгабыз, мәйданчыкны төзүләрен баштан ук күрдек. Тагын урманда яктыртуны һәм шугалак булуын күрергә теләр идек, бәлки шуу өчен таулар да булыр әле», — диде Кристина Тимофеева.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Черек күл» паркында шугалакта булды. Ул тематик зоналар белән танышты, тимераякта шуды һәм шәһәр халкы белән аралашты.


Фикер өстәү