Авыл клубларында концертлар, очрашулар уздыру темасы киләсе елда контрольдә булачак

Авыл мәдәният йортларында күренекле язучылар, җырчылар белән чаралар уздыру темасы киләсе елда контрольдә булачак. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«Клублар төзелә, төзекләндерелә, ләкин эчтәлеге кирәк. Клуб эшчәнлеге кирәк. Мәдәният министрлыгына да „клубларга барыгыз әле“ дидем. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова ат арбасына утырып, авылдан авылга йөрделәр. Зур клубмы, кечкенәме — коммерциягә корылмаган менә шундый концертлар оештырдылар. Үзләренә мондый күренекле артистлар килүен халык күңеле белән якынрак кабул итә», — ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул киләсе елда бу тема контрольдә булачагын әйтте. Парламент җитәкчесе хәзер артистлар күбрәк иң зур зал җыюга басым ясауларын билгеләп үтте. «Казан-Экспода чыгыш ясау шәп, аны эшләргә кирәк, ләкин күренекле язучы, артист, җырчыларның клубларда да халык белән очрашуын оештырырга кирәк», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү генә түгел, авыл халкын саклап калу ягыннан әһәмиятле булуын билгеләп узды. «Авылларда төрле милләтләр янәшә яшәвен сакларга кирәк. Анда һәр халык традицияләре, җырлары, кухнясы, киеме саклана. Авылда телебез, җырларыбыз, моңнарыбыз яхшырак саклана. Безгә авыл халкы кадерле», — ди ул.

Дәүләт Советы Рәисе бүген авыл халкы өчен шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Юллар, ФАП, клублар төзелүен һәм башка эшләр башкарылуын әйтте.

«Агросәнәгать комплексы республика парламентының игътибар үзәгендә кала», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Махсус комитет белән Азат Хамаев җитәкчелек иткәнен искәртте.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү