Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Казанда гражданнарны кабул итәчәк

 Иртәгә, 26 декабрьдә, БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр буенча комитет әгъзасы, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Казанда гражданнарны кабул итәчәк.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, кабул итү «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак.

Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.


Фикер өстәү