Яшүсмерләр имгәнүдә кроссовкалар сәбәпче икән

Балалар кыш көне кроссовкаларда йөргәнгә күрә ешрак егыла һәм аяк сөякләрен сындыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков сөйләде.

«Безнең проблема – мода. Күрегез әле, яшьләребез нәрсә киеп йөри. Алар кроссовкалардан йөри. Ә бу силикон табанлы җәйге аяк киеме, тотрыксыз һәм бик тайгак. Яшүсмерләр инде берничә тапкыр тубык сөяге, умрау сөяге, кулбашлары сыну белән мөрәҗәгать итте. Барысы да кроссовкаларда йөгерә һәм таеп егыла», – дип белдерде балалар травматологы.


Фикер өстәү