Нәтиҗәсен кайчан күрербез?

Мәгариф өлкәсендә узып баручы елның иң зур вакыйгасы – август аенда Казанда узган “Ворлдскиллс” дөнья чемпионаты. Тукай районында узган өйрәнүләрдә укучыларның имгәнүләре турындагы имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Электрон чиратны акча түләп үзгәртеп булмый. Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов узган елга нәтиҗә ясады.

Узып баручы ел нәрсәсе белән истә калачак һәм киләчәктә мәгариф тармагын нинди үзгәрешләр көтә?

– Көн саен – яңа вакыйга. Мәгариф тармагында бер көндә генә бер нәрсә корып та, җимереп тә булмый. Көн саен 100 меңнән артык укытучы эшкә чыга, бакча, институтларда хезмәт куя. Безнең төп бурыч – яхшы шартлар тудыру. Президентка рәхмәт, ул зур вакыйгаларга зур акча бирелүгә карамастан, даими чаралар турында да онытмый. Төзекләндерәбез, яңа җиһазлар алабыз, укытучылар, балаларны өйрәтәбез. Шуңа күрә бүгенге эшнең нәтиҗәсе бары 5–10 елдан, бәлкем, 20 елдан соң гына күренәчәк. Менә мин ничә еллар узгач та укытучыларым әйткән сүзләрдән яңа мәгънә табам, сез дә шулайдыр дип уйлыйм, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Журналистлар иң беренче булып берничә көн элек Тукай районының Яңа Троицкий мәктәбендә килеп чыккан гауга белән кызыксынды. Билгеле булганча, анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге җитәкчелеге тәкъдиме белән өйрәнүләр узган иде. Анда балалар җәрәхәт алган дигән хәбәрләр дә таралды. Әлеге эшне Прокуратура тикшерә. Шау-шу чыккач, район мәгариф бүлеге мөдире үз теләге белән эштән киткән.

– Мәктәп тирәсендә балигъ булмаган балалар белән өйрәнүләр үткәрүне нормаль хәл дип санамыйм. Үзебездән торганны эшләдек. Укучылар имгәнгән дигән сүз дөреслеккә туры килми. Табиблар белән сөйләштем, мөрәҗәгать итүче булмаган. Алга таба мондый штаттан тыш чаралар уздырганда, районнарда киңәшләшеп эшләргә кирәк, – диде ул.

1 һәм 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибе турында күпме генә сөйләсәләр дә, әти-әни белән мәктәпләр арасында аңлашылмаучанлыклар туып тора. Министр аңлатканча, 1 нче сыйныфка кабул итү буенча муниципаль берәмлекләрнең карары бар. Закон буенча, укучыларны беренче чиратта яшәү урыны буенча кабул итәләр. Урын калса, читтәрәк яшәүчеләрне алалар. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга исә еш кына мәктәптән китеп, көллиятләргә барырга тәкъдим итәләр. Шуның аркасында хокук сакчыларына мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

– Кайчак безнең коллегалар үзләре ясалма проблема китереп чыгара. Укуын мәктәптә дәвам иттерергә теләгән укучылар өчен бернинди каршылык та булмаска тиеш, – диде Рафис Борһанов. – Әгәр булса, әйтегез, бергәләп хәл итәрбез. Бездә урта һөнәри уку йортларын коткару проблемасы юк. Анда теләгән балалар бара, бәйгеләр дә зур. Тик башка төрлерәк мәсьәләләр килеп туды. БДИ бирергә теләмичә, аттестат алу өчен техникумга баручы үсмерләр күбәйде. Алар бит көллиятләрне тәмамлап, завод һәм фабрикага эшкә барырга җыенмый, читтән торып вузга укырга керергә тырышалар. Шулай итеп, андыйлар җитештерү тармагына барырга теләгәннәрнең урынын ала. Моңа федераль министр да борчыла. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Татарстан пилот проекты булдырырга җыена.

Сабыйларга бакчада урын булмаса да, бик яман. Шәһәр җирендә яшәүче әти-әниләрне бигрәк тә шушы мәсьәлә борчый. Бу уңайдан министр: “Чиратлар булды һәм булачак”, – ди. Тик менә электрон чиратларны бернинди акча белән дә  үзгәртеп булмый. Чират барышын бик нык күзәтеп торалар икән. Бары ташламага ия булганнар гына өстенлеккә ия. Болар – полиция, хөкемдар, хәрби хезмәткәрләр балалары, инвалид һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Аларны чиратсыз кабул итәләр.

Очрашуда милли мәгариф темасы да читтә калмады. Күп телле мәктәпләр челтәре төзү, чит төбәкләрдәге татар мәктәпләренең язмышы, дәреслекләр мәсьәләсе…

– Күп телле мәктәпләр булдыру буенча кыенлыклар юк. 2022 елга кадәр 6 комплекс төзү күздә тотыла. Киләсе уку елында Казанда һәм Алабугада беренче мәктәпләр ачылачак. Укытучылар программага туры китереп әзерләнә. Алар татар, инглиз телләрен яхшы беләчәк, – диде министр. – Россия төбәкләрендә татар мәктәпләре кыскаруга бәйле сорауга ун минут эчендә генә җавап биреп булмый. Мин үзем бакча, мәктәп, институтта да татарча укымадым. Туган тел буенча алган белем – гаиләдән. Соңгы вакытта гаиләне оныта башладык. Арабызда татарча белүче урыс хезмәттәшләребез бар. Мәктәптә туган телне иң яхшы белүче кем дисезме? Яхшы укучы. Кирәкле дәреслекләр дә бар. Укытучы дәресне кызыклы итеп уздырса, телне тиз өйрәнеп була.

Мәгариф тармагында 2019 елдагы казанышлар:

*Россия Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаменты мәгълүматларына караганда, 11 нче сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләре буенча Татарстан лидерлар арасына кертелгән. Узган ел белән чагыштырганда БДИның уртача баллы арткан. Казанның 2 нче татар гимназиясендә укыган Рамил Баһавиев 4 фәннән 399 балл җыйды.

* 7 ел рәттән республика укучылары бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча өченче урынны яулый. Быел безнең команда 148 призлы урын яулаган, узган ел – 139.

* Быел “Инженерлык республикасы” проекты тормышка ашырыла башлады. Казан лицее тирәсендә Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара районнарында үзәкләр булдырыла.

*Россия Фәннәр академиясенең база мәктәпләрен булдыру буенча проект эшли башлады.

* Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тырышлыгы белән туган телләрне укыту концепциясе расланды. Анда республиканың тәкъдимнәре исәпкә алынган.

* Республикада 37 ресурс үзәге эшли, 6сы быел ачылган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү