Ленин һәйкәле һәм сәламәтлек Депутатлар снюсларны тыю һәм митинглар турында сөйләште

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы белән парламент быелгы эшчәнлеген тәмамлады. Яңа ел алдыннан, гадәттә, көн тәртибендә артык кискен мәсьәләләр булмый. Утырыш башында республиканың бюджет турындагы законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты да бәхәс тудырмады.

Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бюджет үтәлешенә тел-теш тидерерлек түгел. Өстәмә кергән 5,8 млрд сумны юллар төзелешенә, социаль тармакка тотачаклар. Бюджетның керем өлеше күләме буенча без илдә бишенче урында икән. “Кытлык” дигәннәре 3 млрд сумнан артык, әмма аны капларга казнада акча бар. Мәскәүгә киткән һәм үзебездә калган акча чагыштырмасы элеккечә 65кә 35 процент булачак. Ярый әле акчаның бер өлеше илкүләм проектлар булып кире кайта. Димәк, зарланырлык әллә ни юк кебек. Тик менә митинглар, пикетлар турындагы законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала башлагач, КПРФ депутатлары шактый ук тавыш чыгарды. Үзгәреш Россия Конституция судының 2019 елның 1 ноябрендә чыккан карарына бәйле. Карарда дәүләт хакимияте, дәүләт органнары, җирле үзидарә, дәүләт учреждениеләре биләгән биналардан 50 метрдан якында митинглар үткәрүнең тыелуын алып ташлау турында язылган иде. КПРФ депутатлары әйтүенчә, бу – бер чикләүне бетерү урынына яңаларын өстәү. Ягъни пикет, митинг, демонстрацияләр үткәрүне тыю урыннары саны артачак. Артем Прокофьев әйтүенчә, мондый чикләүләр турындагы законның иң кырысы бары тик бездә генә. Инде хәзер транспорт тукталышлары, парковкалар, балаларның уен мәйданчыклары һәм башка урыннарга да якын да килеп булмаячак. “Тыюлыклар” исемлеген вәкаләтле органнар үзләренә ничек кулай – шулай итеп төзергә мөмкиннәр. Хафиз Миргалимов исә сәяси партияләрнең хокуклары бозылуны да өстәде. Янәсе, инде Ленин һәйкәле янына килү дә тыелачак. “Без нигә үз халкыбыздан үзебез куркабыз соң?” – диде ул.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, законга мондый төзәтмәләр нәкъ менә гражданнарның иминлеген саклау өчен кирәк, дип аңлатты. “Дәгъваларыгызны суд аша хәл итеп, законга төзәтмәләр кертә аласыз”, – диде.

Депутатлар бер мәсьәләдә бердәм иде. Татарстанда балигъ булмаган үсмерләргә снюс һәм вейплар (электрон никотин) сату тыелачак. Дәүләт Советы утырышында депутатлар шул хакта закон проектын кабул итте. Документ имзалау өчен Татарстан Президентына юлланды. “Закон проекты балигъ булмаган үсмерләрнең, составында никотинлы, тәмәке булмаган продукция һәм вейплар куллану очраклары ешаюы белән бәйле рәвештә эшләнде. Бу мәсьәлә буенча федераль дәрәҗәдә махсус закон юк. Республика дәрәҗәсендә җайга салырга кирәк”, – диде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. Аның сүзләренә караганда, әлеге продукция (төрле кәнфит, мармеладлар…) “сәламәтлек өчен зыянсыз һәм тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә” дип рекламала. “Бер тәмәке тартып бетергәндә организмга иң күп дигәндә 1,5 мг, ә чәйни торган кушылманы суырганда 5–10 минут эчендә 20 миллиграммнан артык никотин керә”, – диде ул. Табиблар шундый кушылмалар һәм вейплар куллану нәтиҗәсендә үсмерләрнең һәм яшьләрнең хәтерләре бетү, хезмәткә яраксызга әйләнүе, үзәк нерв системасы, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының, ашказаны-эчәклек трактының эшчәнлеге бозылу турында сөйлиләр.

Дәүләт Советы утырышына төрле сәяси партияләрнең һәм иҗтимагый берлекләрнең вәкилләре дә чакырылган иде. Аларның фикерләре бер үк: заман зәхмәтенә каршы аяусыз көрәш башларга! Депутат Азат Хамаев әйтүенчә, Башкортстанда мондый катнашмаларны кибет киштәләреннән бөтенләй алып ташларга телиләр.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Без мондый карар кабул итә алмыйбыз, бу – федераль үзәк вәкаләтендә”, – дип уйга калды.

“Ветераны России” партиясе вәкиле Альберт Бикмуллин әлеге катнашманың 2016 елдан Россиягә чәйни торган тәмәке буларак күпләп кертелә башлавын искә төшерде. “Аерым бер кешеләр акча эшләүне беренче урынга куя”, – диде. Аптыраш инде, читтән тауар керткәндә, бездә аның ни-нәрсә икәнен тикшерүче берәр ведомство юк микәнни, күзәтчелек итүче органнар буа буарлык бит. Без әнә шулай башта проблема тудырып, аннан соң аны хәл итү өчен геройларча көрәшеп гомер итәбез инде.

Альберт Бикмуллин Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ясады. “Снюс саткан өчен физик затларга 5–10 мең, юридик затларга 50дән алып 300 мең сумга хәтле штраф салырга кирәк”, – диде. Зур штрафлар закон бозу кабатланган очракта салынырга тиеш була инде. “Яблоко” партиясе вәкиле Руслан Зиннәтуллин мондый штрафларны бераз күпсенде үзе, Киров өлкәсендә, мәсәлән, штраф юридик затларга 50 мең сумнан артмый икән. Шул ук вакытта ул, штраф акчалары җирле бюджетларга күчсен иде, дигән фикердә. Чөнки, җирле хакимият халыкка якынрак һәм законсыз сәүдәне ныклы контрольгә алачак.

“Социаль яклау” партиясе вәкиле Илнур Гарипов фикеренчә, яшьләрнең күпмесе снюс кулланганны ачыкларга кирәк. Аларның “баш исәбен” ничек аласың инде? Әйтүенчә, Америкада снюс белән мавыгучы яшьләрне йөзәрләп-йөзәрләп хастаханәгә сала башлаганнар. Ә гарәп илләрендә мондый катнашмаларны сату, гомумән, тыелган. “Коммунисты России” вәкиле Василий Новиков исә мондый агу белән сәүдә итүчеләрне фашистлар белән үк тиңләде. “Сугыш вакытында алар күпме балаларыбызны агуладылар”, – диде.

“Бакчачылар берлеге” башлыгы Владимир Дейникинның тәкъдиме дә кызык кына. “Снюслар куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында фильм төшерергә, аны бөтен мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында укучы яшьләргә күрсәтергә кирәк”, –  диде ул. Шул ук вакытта әлеге катнашмаларны җитештерүче һәм сатучыларны фаш итәргә кирәклеге турында да сүзләр булды.

Бөтен нәрсәне акча хәл итә торган бу заманда дошманны табу һәм аңа җәза бирү бик җиңел эш түгел шул, депутат иптәшләр. Закон проектында язылган штрафлар исә кечкенә түгел. Гражданнарга ул 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, утырышта әйтелгән фикерләрне дә өстәп, Россия Думасына мөрәҗәгать юллаячакларын әйтеп, бәхәскә нокта куйды. Аны барысы да хуплады.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү