Тайфун

Җәйләрен җигүле атларда гына,  дилбегә каккалап,  колхоз эшен майтару хыялы белән янган чаклары бар иде авыл малайларының. Арба тутырып болыннан печән кайтарырга, ындыр табагыннан келәткә  ашлык күчерергә,  йә булмаса, сукачы тракторчыга мичкә белән су илтергә – беткәнмени әйбәт кенә атлы эш 11–12 яшьлек уңган егеткә.  

Беркөнне бригадир Хисам абзый  нәрәт белән  безнең өй тәрәзәсен дә  кагасы итте.

– Сиңа ничә тулды әле? Унбердә… Значитсы, болай, Сафа карттан Тайфунны ал да  фермага балчык басарга бар. Ишеттеңме, хәзер үк!

Ишетмимме соң  андый шәп хәбәрне, кулыма чыбыркымны кыстырдым да торып  чаптым. Саулыкка туймаган,  ел буена  аягыннан озын кунычлы  чуар киез итеге төшмәгән Сафа бабайның   шик-шөбһәле караш, чытык чырай  белән каршылавы гына шатлыгымны сүрелдерә язды.

– Ну каныктылар да инде  шул бичарага!  Сукыр ул, аңлыйсызмы, дөм сукыр! Курмыдан өзеп, күтәрәмгә калдыргач, араннан жәлләп алып кайткан идем үзен. Атнадан артык  ашатам-ашатам, аруланмый – ашаганы кая китә торгандыр… Бер тотам печән чабып кайтырга  да җитәкләп  генә йөртәм, рәте юк,  бакчи.  Картаюы тәмам җиткән инде аның… Әнә хәзер дә ята әлсерәп шунда, – дип озак кына чәпчеде дә, хәлсезләнеп, изрәп күләгәдә башын салган Тайфун атлы алашаның ялларын сыйпаштыргалады. Шундый дәһшәтле исемне йөртүче  исә сары җирлеккә ак  таплар төшкән,  кабыргалары бүлтәеп торган, ябык кына  ат кәмәше. Дөньясында тамчы да эше юк сыман ята бирә йокымсырап. Ни күрим: арык сыртына  аклы-каралы мәче кунаклаган. Ул да көйле генә мырлап йоклый. Мин бүген үз өлешемә тигән эш атына дилбегә очын тигезгән  иткән идем, тәмәке көйрәтеп утырган җиреннән Сафа бабай янә чәчрәп торды:

–  Йә, йә, саграк кылан, алпавыт биясе түгел ул сиңа. Тире дә сөяк кенә ич, күреп торасың.

Шуннан соң авыз эченнән генә нидер укыштыргалап,  яңакларыннан сөя-сөя аякка бастырды аны Сафа карт. Чын егетләрчә һоп итеп менеп атланасы  гына калды миңа.  Теге әрсез песине генә төртеп төшерәсе. Үзе белеп китми, ат, авырыксынып, дүрт аягына  баскач та, һични булмагандай ята бирә. Анысын да, песине диюем, якларга итенә бабай.

– Син, олан, аңа тимә инде. Имгәнгән ул, аягына ялгыш сыер баскан. Өстерәлергә генә калды әбиеңнең яраткан песие. Ята бирсен бүгенгә шунда гына.  Бер-берсен бик килештерделәр, ошаттылар ике  мәхлук, ике нарасый. Өйгә дә кереп тормый хәзер песиебез, гел Тайфун янында гына куна.   Бу кадәр дә дуслашыр икән җан ияләре. Әйдә, бергә булсыннар. Балчык басканда сиңа мишәйтләми  ул песи.  Тимә инде син, җәме, жәлке бит ул да.

Мин нишлим инде, аны-моны әйтмәдем, киттем колхоз эшен үтәргә. Читтән карап торган кешегә иллә дә  кызык булгандыр. Ат җитәкләп алдан мин барам, артымнан теләр-теләмәс кенә алмалы-чуар ат теркелди, аның өстенә мәче сырышкан. Җитмәсә, атны кызганып, хәер, өчебез өчен дә борчылыптыр,   бабай озата бара. Бахбай,   башын ара-тирә мәче ягына борып,  “син мондамы” дигәндәй пошкыргалап ала. Тегесе дә “әйбәт” дигән күк мияулап аваз биргәч, янә тынычлана төшкәндәй атлый бирә.

…Ферма  бинасын кышлыкка әзерләү өчен тишек-тошыкны изгән балчык белән сылау эшенә чакырылган хатын-кызлар, безне күргәч, дәррәү көлешеп алды.  Мин, олыларча тамак төбе белән кычкыргалап та сызгыргалап, Тайфунны түгәрәккә кертеп җибәрдем. Ком, салам, кызыл балчык  катыш измәгә  тояклары тиюгә сискәнеп киткән аның  тиресе күл өстендә дулкын йөгергәндәй калтыранып куйды. Аның нишләргә белми аптырап калуы ачык иде.   Мин бар көчемә акырган булам, чыбыркы шартлатам, юк – атым балчыкка кереп батты да авыр сулап тик тора. Хатыннар шауларга тотынды. Бу мәрәкәне бригадир каян шәйләп өлгергәндер? Йөгереп тә килде, кулымнан чыбыркыны тартып алып,  Тайфунның сыртына бер генә тамызды: андагы мәче,  яман  чинап,   атның  алдына ук  барып төште. Тайфун, хәвефле пошкырынып, иелеп, тегене юаткандай, иснәштерә-ялаштыра  башлады. Ул да түгел, бригадир,  йөгәнен каты  эләктереп  бер генә суккан иде,  көтелмәгән хәл булды.   Тайфун авыртудан һични белештермичәме, тегенең уң кулбашын ихахайлап тешләп алды. Тешләре күптән коелып беткән карт алаша әллә ни  зыян да салмагандыр инде. Авыл  түрәсе, сүгенә-сүгенә, тарантасына сикерде дә каядыр чаптырды. Медпункт  ягынадыр инде. Аның ярасы төзәлер. Ә менә бу күңелсез хәл Тайфунның гомерен чикләде бугай. Ике-өч көннән  соң ул районга, иткә озатылды,  диделәр. Мин тагын атсыз калдым.

…Ярты гасыр чамасы  вакыт узса да, ул вакыйга әле дә күз алдымда тора. Әгәр дә Тайфун ул чакта минем тәҗрибәсез  кулга килеп эләкмәгән булса, тагын да яшәгән булыр иде әле, дип тә үз-үземне битәрлим. Кем белә…

Илдус Диндаров

 

 


Фикер өстәү