Сара Садыйкованың кызы Әлмәт музеена композиторның әсәрләр җыентыгын бүләк итте

Әлмәт мәдәният һәм сәнгать әһелләренә кыйммәтле ядкарь тапшырылды. Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская Әлмәткә җырчы һәм композитор әсәрләренең тулы җыентыгын бүләк итте. Бу турыда район басмасы яза.

«Минем максатым мәдәният учаклары максатлары белән тәңгәл килә. Әнинең җыентыгы аларда мәңге сакланачак. Урларлар, сатарлар, биреп җибәрерләр дип шикләнмим, җыентык тарихта калачак», — ди Әлфия ханым.

Әсәрләрнең тулы җыентыгында моңа кадәр беркайда да дөнья күрмәгән 60 эш тә урын алган. Уникаль басма хәзер туган якны өйрәнү музеенда, Әлмәт драма театрында, 1нче музыка мәктәбендә, музыка көллиятендә, үзәк китапханәдә сакланачак. Җыентыкка композиторның 400 ләп эше кертелгән. Анда вальслар, фокстротлар, танго урын алган.

«Бу безнең буын, безнең катлау. Ул чорда берничә генә исем бар иде: Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев. Без аларны тыңлап, шул моңнарны үзебезгә сеңдереп үстек. Минем һәр күзәнәгем Сара апа көйләре белән баетылган», дип сөйли драмтеатр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Әлфия Айдарская үзе дә танылган шәхес. 22 ел дәвамында ул Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Ике китап авторы, музейларда экскурсовод булып та эшли. Апас районындагы Тутай авылында әнисенең музеен булдыруда да ярдәм итә. Аңа хәзер 94 яшь. Өлкән булуына да карамастан, Әлфия ханымның көч-дәртенә күпләр гаҗәпләнерлек. Ул хәзер әнисенә һәйкәл кую хыялы белән яши.

«Әлмәт таңнары»

Фикер өстәү