Иске Татар бистәсендә боз тавы һәм чыршы шәһәрчеге ачыла

27 декабрьдә Иске Татар бистәсе территориясендә, Зәйни Солтан урамындагы скверда «Иске Татар бистәсендә яңа ел көннәре» чыршы шәһәрчеге ачыла. Бу турыда «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

Шәһәрчек үзәгендә 15,5 метр биеклектәге Яңа ел чыршысы, ылыслы аркалардан тоннель һәм боз тавы урнаштырыла.

Ачылыш көнендә традицион татар тәм-томнары, чәй һәм сувенирлар белән сәүдә рәтләре эшли. Шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясый. Кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш Бабай һәм Кар кызы котлый.

Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү