2019 елда Татарстанда 18 яңа мәчет ачылган

Узып баручы ел өммәтебез тормышында яңа мөселман дини гыйбадәтханәләре һәм үзәкләре ачылышы белән истә калачак. 2019 ел дәвамында Татарстанда барлыгы 18 яңа мәчет ачылды. Иман йортлары республиканың Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Буа, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Балтач районнарына һәм Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтенә нур өстәде, дин кардәшләребезнең биш вакыт намазларга һәм дин дәресләренә яратып йөри торган урыннарына әверелде.

Алар исәбендә, ел тәмамланырга санаулы көннәр калганда – 29-нчы декабрьдә Әгерҗе районы Наҗәр авылында җирле халык көче белән сафка баскан Аллаһы йортының ачылуы көтелә. Әйтергә кирәк, кайбер районнарда, әйтик, Баулы, Буа, Мөслим һәм Мамадыш мөхтәсибәтләрендә ел дәвамында хәтта икешәр мәчет ачылды. Соңгысында ачылганы – бик күптәннән зарыгып көтелгән гыйбадәтханәләрдән, ул Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениедә тоткыннарның үз көчләре белән төзелеп сафка басты. Әлеге Аллаһы йортына быел гына нигез салына һәм ул өч ай эчендә төзелеп бетә. Шулай итеп, Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләре мәчетләр белән тулысынча тәэмин ителеп бетте.

Әйтергә кирәк, мәчетләр ачылышы Татарстан мөфтие һәм нәзарәт, җирле хакимият вәкилләре, меценатлар, иганәчеләр, район һәм авыллардагы мөселман активы катнашында узды. Дин кардәшләребезнең сөенечен уртаклашу ниятеннән мөфти хәзрәт Актанышта урнашкан “Наил” мәчете, Баулы районы Потап-Томбарлы авылы, Нурлат шәһәре “Миңнегөл” мәчете, Казан шәһәре “Сәлах” мәчетләре ачылышында шәхсән катнашып, үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

Моннан тыш, Татарстанда быел тагын 3 мөселман үзәге дә ачылды — Чистайда «Камалия» тәрбия үзәге, Нурлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге, Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә “Ихлас” мәчете янында мәдрәсә бинасы.

 

dumrt.ru

Фикер өстәү