Бөгелмәдә үзенчәлекле ут багансы куйганнар

Бөгелмәдә сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән ут баганасы барлыкка килгән. Электр станциясе хезмәткәрләре, тәгаенләп әйтсәк, югары вольтлы линияләр хезмәте җитәкчесе Юрий Храмов, иҗадилык күрсәтеп, багана “аяк”ларын мозаиканы хәтерләткән төрле төсләрдәге бик матур өчпочмаклар белән бизәргә карар иткән. Әйтергә кирәк, Бөгелмә электр станциясе идарәсе янындагы ут баганасы Яңа ел бәйрәмнәрендә генә түгел, бәлки ел дәвамында төрле төсләргә күмелеп балкып утырачак.

(“Бугульминская газета”)


Фикер өстәү