Президенттан үгет-нәсыйхәт: “Бар өмет – сездә”

Бер көнгә Татарстан Президенты 8 мең баланың хыялын тормышка ашыра һәм тәмле бүләк өләшә. Республиканың төп Яңа ел чыршысы быел да фән олимпиадалары җиңүчеләре, укуда, иҗатта, спортта уңышка ирешкән, тормышта авыр хәлдә калган балаларны җыйды.

Лаеклылар бәйрәме

Республиканың 11 районыннан балалар, 24 декабрь көнне үк Казанга килеп, “Волга”, “Пламя”, “Заречье” кебек сәламәтләндерү лагерьларына урнашты. Мондый мөмкинлек Казаннан шактый ерак районнарга бирелде. Быел Татарстанның төп чыршысына балалар онлайн-платформа аша теркәлеп килде. Тамашага билет алу өчен, алар үз районнарында сайлап алу үтте, аннан Яшьләр эшләре министрлыгы сайтындагы махсус анкетага үз казанышларын раслаучы бүләкләрен һәм дипломнарын беркетте.

Бәйрәмне Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләреннән башлап җибәрде.

– 2019 елның төп вакыйгасы WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты булды. Илкүләм җыелма команда җиңүенә татарстанлылар гаять зур өлеш кертте. Россиядә Театр елы тәмамлана, аның кысасында Татарстанда кызыклы һәм креатив театр проектлары гамәлгә ашырылды. Бу ел яшьләр сәясәте өчен дә юбилей елы булды. Республикада балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итү өчен 20 программа эшли. 400дән артык яшьләр оешмасы эшләп килә, “Сәләт”, “Созвездие-Йолдызлык”, “Безнең заман” кебек чаралар үткәрелә, – диде Татарстан Президенты. – Алда безне зур эшләр көтә. Шигем юк: киләсе елда да сезнең ярдәм белән яңа уңышларга ирешербез. Бар өмет – сездә, яшь буын, без сезгә ышанабыз.

Президент нинди кәнфит ашый?

Бәйрәм башланыр алдыннан Татарстаннан берничә балага Рөстәм Миңнеханов белән якыннан аралашу насыйп булды. Егет-кызлар журналистлардан ким түгел: Президент турында барысын да белергә телиләр. Хәтта нинди кәнфит ашарга яратуын да! Балалар җавапны ишетте: Рөстәм Миңнеханов шоколадлы кәнфитләрне үз итә икән.

Инсаф Ганибаев – җыр конкурслары лауреаты, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчесе. Ул әле “Шаян ТВ” каналында тапшырулар да алып бара. Президент белән очрашуга ныклап әзерләнгән, дулкынланган да.

– Мин бу чараны гомерлеккә истә калдырачакмын. Республиканың төп чыршы бәйрәменә баруым һәм Рөстәм Миңнеханов белән аралашып утырырга мөмкинлек бирүләрен белгәч, бик сөендем, хисләрне аңлатып бетереп булмый, – ди ул.

Зилә Хәбибуллина да Президентка үзен кызыксындырган сорауларны бирә алган. Аңа Рөстәм Миңнеханов гаиләсе янында күбрәк булырга хыяллануын һәм бассейнда йөзәргә теләвен әйткән. 14 яшьлек кызның уңышлары бихисап: ул – “Лидер года – 2019” республика бәйгесе, музыка буенча олимпиада җиңүчесе дә.

Президент белән очрашуда Лаештан Евгений Савельев та бар иде. Ике ел элек 12 яшьлек малай суда батучы бер кызны коткара. Бу батырлыгы өчен “Яшь герой” дигән медаль белән дә бүләкләгәннәр. Рөстәм Миңнеханов аңа аерым рәхмәтен җиткерде, аны башкаларга үрнәк итеп куйды. Евгений исә Президенттан: “Сезнең өчен кем герой?” – дип кызыксынган. Рөстәм Миңнеханов исә:

– Минем өчен герой ул – әтием. Иң мөһиме – әти-әниләр, мине тәрбияләгән кешеләр, – дип җавап кайтарган.

Мәскәү йолдызларыннан башка

Күңелне яраларга да, эретергә дә бер сүз җитә. Балаларга шул хакта әкияти тамаша күрсәттеләр. “Тылсымлы шәһәр эзләп” дигән әкият-мюзикл боз өстендә барды. Бәйрәмгә җыелучылар Әмир һәм Зәмирә исемле абый белән сеңелнең мавыктыргыч һәм куркыныч сәяхәтен карады, Татарстанга бәйле истәлекләр, шәхесләр турында ишетте, бозга Тукай, Зилант, Ак барс чыкты. Бәйрәм тамашасы катнашучылары төп нәрсәләр – игелек, кыюлык, могҗиза, дуслык, өмет турында онытмаска өндәде.

Гөлназ Мингарипова тамашага Азиза исемле 7 яшьлек кызы белән килгән иде.

– Кызымның иң көтеп алган чыршы бәйрәме булды бу. Искиткеч тамаша! Республика башлыгыннан шундый сүзләр, үгет-нәсыйхәтләр ишеттек. Баламның уңышларын күреп, монда килергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт, – диде ул.

Бу юлы бәйрәмгә, башка еллардан аермалы буларак, Мәскәүдән җырчы чакырылмаган иде, үзебезнең җыр, бию коллективлары белән генә чикләнделәр. Моннан тыш һәрбер балага татлы бүләк өләштеләр. Быел  күчтәнәчне йомшак Ак барс уенчыгы эченә тутырганнар иде.

Хыяллар чынга аша

Рөстәм Миңнеханов, “Теләк чыршысы” дип аталган акциядә катнашып, биш баланың хыялын чынга ашырырга сүз бирде. 11 яшьлек Әмирхан Садыйков 25 декабрьдә Президент белән Казан өстеннән вертолетта очарга өлгерде инде. Чистайдан Айгөл Хәйруллинаның “Ак барс” хоккей клубы уенын күрәсе, хоккейчылар белән аралашасы, Чаллыдан Радмир исемле малайның чын самолетка утырасы, пилот белән очрашасы, Алабугадан алты яшьлек Данисның янгын сүндерү частен күрәсе килә икән. Ә Нурлаттан Кирилл Яңа елга планшет сораган.

Кыш бабай районнарга да килде

Кичә башкалада төп чыршы мәйданчыгын ачтылар. Районнарда да бәйрәм утлары кабына башлады.

Питрәчтә быел тантанага беренче тапкыр Кыш бабайлар йөреше узган. Биредә үк “Районның иң яхшы чыршысы” бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләгәннәр. Бәйрәмдә утлы тамаша, дискотека оештырылган.

Теләче районы ял паркында төп чыршыны ачу тантанасына Кыш бабайлар… машинада һәм снегоходта килде. Кукмарада исә төрле мәйданчыкларда Яңа ел чаралары гөрләячәк. “Бакыр тавы” чаңгы базасында 25 декабрьдә костюмлы чара тәкъдим ителде. 31 декабрьдә “Яңа елны каршылау” мәдәни программасы кичке җидедә үк башланып китәчәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә җирлектә “Кукмара итекләре” фестивале, “Күңелле Раштуа” кебек чаралар каралган.

Әлмәттә Яңа ел чыршысын 28 декабрьдә ачачаклар. Яңа ел көнне бәйрәм чаралары кичке 11дә башланып китәчәк. Халыкны “Нефтьче” мәдәният йорты үзәк чыршысы янында караоке һәм туры эфирда котлаулар көтелә.

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе “Шәһәрдә әкият” проектын башлап җибәрә. 29 декабрьдән алып яңа елның 7 гыйнварына кадәр Татарстанның 16 җирлегендә “Кар бабайлар” тамашасы күрсәтеләчәк. Спектакльне Арча, Саба, Алабуга, Мамадыш, Мөслим, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Чистай, Тәтеш, Түбән Кама, Чаллыда яшәүчеләр күрә алачак.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү