«Сарман районында бер оешма рөхсәтсез-нисез 19 гектар җирдән файдаланып яткан»

“Поезд инде китсә дә, аның артыннан барырга кирәк”. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җир бәясе белән уйнаучыларны “кара исемлек”кә кертергә, суд беткәч тә күзәтеп торырга кушты. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының еллык утырышында исәпкә куелмаган хуҗасыз җирләр, салым түләмәүчеләр турында сөйләштеләр.

Утырышта янә Татарстанда җирләрне теркәү өчен бердәм электрон система юклыгын искә алдылар.

– Әгәр без электрон системага күчсәк, җир сату, арендалау кебек эшләр күз алдында булыр иде. Бу очракта  ришвәтчелеккә дә юл ябылачак, – диде Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин. – Җирне исәпкә алу республиканың 27 районында әле дә кулдан эшләнә. Калганнарында да электронлаштыру тулысынча алып барылмый. Бер җирдә аренда буенча гына мәгълүмат бар, икенчеләрендә милек исәбен алуның бер өлешен теркиләр. Бердәм система әнә шул хәлләрдән котылу өчен кирәк.

Министр әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерде.

– Цифрлы технологияләр барлык мәгълүматны чынбарлыкта күрсәтәчәк. Татарстан мәгълүмат министры Айрат Хәйруллиннан ярдәм кирәк. Җир мәсьәләләре хакындагы һәр эш турында сигнал бирүче программа булсын, – ди Миңнеханов.

Вазифасына әле быел гына керешкән министр үз тармакларында булган башка проблемаларга тукталды. Күп кенә районнарда белгечләр җитми икән. 2016 елдан бирле районнардагы җир һәм мөлкәт палатасында 40 башлык алышынган.

– Җиргә зыян салучылар да күп. Сарман районында бер оешма рөхсәтсез-нисез 19 гектар җирдән файдаланып яткан. Аның кадастр бәясе 40 миллион сумга чыга. Тик алар моңа риза түгел. Мондый очраклар бик күп. Күп вакытыбыз җир хуҗасын эзләп уза. Суд юлларын еш таптарга туры килә, – диде ул. Фәнил Әһлиуллин алданган милекчеләрне дә искә төшерде. Алар өчен гомуми мәйданы 25 гектар булган 13 кишәрлек бирелгән. Тиздән Казанда төзеләчәк хоспис өчен дә яңа урын табылган.

– Күп балалы гаиләләргә җир бирелә башлагач, без чиратка баскан 55 мең гаиләнең 35 меңен кишәрлекләр белән тәэмин иттек. Районнарда бу эш акрын бара, – дип, министр Президенттан эшне тизләтүне үтенде.

Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге проблемаларны ачыклар өчен, министрлык белгечләре быел 93 тапкыр районнарга чыккан. Шуннан соң 23 беркетмә төзелеп, прокуратурага җибәрелгән, 7 административ хокук бозу ачыкланган. Россельхознадзор идарәсе тикшерүләреннән соң Татарстанда 43 мең гектар җирнең хуҗасыз ятканы билгеле була. Шуның 8 гектары эш өчен тотыла башлаган. Хилафлыклар моның белән генә бетми. Җирнең кадастр бәясен билгеләү белән шөгыльләнүче караклар барлыгы ачыкланган.

–  Алар бәя бирүчеләрне яллый да судларны ялгыш юлга кертә. Бәяне ун тапкыр киметәләр. Баерга теләүчеләрне белеп торырга кирәк. Бу өлкәдә әле дә алдау очраклары кала. Андыйларны судлардан соң да тикшереп торырга кирәк. Кайда һәм ничә тапкыр, нинди сәбәпләр аркасында оттырганыбызны анализларга кирәк. Кайчагында без юридик яктан әзерлексез, алар көчле юристларны яллый. Поезд инде китсә дә, аның артыннан барырга кирәк. Ул барыбер кайдадыр туктаячак бит. Бу иптәшләрне табарга кирәк, – диде Президент.

Министрлыкның эшчәнлеге турында тыңлагач, Рөстәм Миңнеханов аңа уңай бәя бирде.  “Миндә ярдәмче булган кеше, начар эшләмәс”, – дип, Фәнил Әһлиуллинны үсендереп җибәрде.

Гөлгенә Шиһапова 


Фикер өстәү