Һәлакәткә ничә адым?

Бу дөньяга килгәндә үк һәркем үз бәхетенең хуҗасы булып туа. Шунысы кызганыч: адәм баласы, үзенә язганны күрмичә, юк-барга алданып, гомере буе кеше бәхетенә кызыгып яши. Тик башка берәүгә язган әйбер сиңа игелек китерә алырмы соң?

24-24 нче декабрьдә К. Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры 86нчы сезонының дүртенче премьерасында әнә шул сорауга җавап эзләде. Сүзем Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Һәлакәткә бер адым” спектакле турында.

“Ярлылыкның сәбәбе – артык намуслы булуда…”

Зөлфәт Хәким – уңышлы драматургларының берсе. Әсәрләрендә  исә кырыс чынбарлык чагыла. Спектакль башлануга ук моңа инанырга була. Байлар белән янәшәдә яшәп ятучы “авыр” хәлле гаилә. Гомере буе тормыштан зарланучы хатын һәм бу зарлардан тәмам гарык булган ир. Аларга карап, күп кенә парлар үзләрен дә таныгандыр, бәлки. Көтмәгәндә гаилә башлыгы ишек төбеннән диярлек бер сумка “бәхет” табып алып керә. Бүген бәхетне кесәдәге акча күләме белән үлчиләр бит, менә Мисхәтнең гаиләсендә дә бәхет бер сумкага арта да куя. Хатыны бу табышка акылыннан язганчы сөенә. “Яңа диван, яңа тун, Европага путёвка” турындагы хыяллары тәмам башын әйләндерә. Кызлары да акча исен ярата. Бары тик Мисхәт кенә бу “бәхетнең” яхшыга түгеллеген чамалый башлый…

Вөҗдан газабы белән азапланучы Мисхәтне Алмаз Фәтхуллин башкаруы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Тамашачы аны сатирик рольләрдә күреп ияләнүе турында әйтте. “Һәлакәткә бер адым”дагы йөрәксез, әмма намусына тугры, замана кануннарыннан күзләре томаланган Мисхәт ролен дә ул гаять тормышчан итеп башкарды.

Спектакль барышында әллә ничә тапкыр төп герой белән бергә курку хисен тоеп утырдык. Режиссер Лилия Әхмәтова күләгәләр һәм бала йоннарына күмә торган музыка ярдәмендә тамашачыны герой белән бербөтен итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Бу алым аеруча беренче пәрдәдә күп кулланылган иде.

“Тәнкыйть сүзен заллар тулгач кына әйтергә кирәктер”

Зөлфәт Хәким әсәре Тинчурин театрында тәүге тапкыр куелуын искәртеп үтәсем килә. Ник дигәндә, тамашачылар белән аралашкан вакытта әлеге фактка басым ясалды. Зөлфәт Хәким тормыш фәлсәфәсен яхшы аңлаучы автор дигән фикерне күп ишетергә туры килде.  Кешенең эчке дөньясын оста рәссамнардай сурәтли белә шул ул. Спектакль дәвамында күп тапкыр яңгыраган фәлсәфи монологлары да әнә шул хакта сөйли.

Тамашачылар арасында драматург Мансур Гыйләҗев та бар иде. Аның фикеренчә, спектакльне караганнан соң, һәркем үзен төп герой урынына куерга тиеш:

— Автор тамашачыны дулкынландыра белә, мавыктыргыч сюжетлары белән җәлеп итә.  Әлеге әсәр замана тудырган тирән проблемаларны ача да сала. Иманга “төкереп”, акча өчен җаныңны сату без үскән Совет чорында юк иде. Шуңа бу тема актуаль. Куелышында исә көтелмәгән бернинди алымнар да күренмәде. Бәлки авангард спектакльләр куярга кирәк тә түгелдер. Бүген Тинчурин театрына һәр спектакльне тулы залга кую мөһимрәк. Менә шуннан соң гына режиссурага һәм башка нечкәлекләргә тәнкыйть сүзен кертә башларбыз.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинның исә бу мәсьәләгә үз фикере:

— Спектакль куелган. Шуннан артык берни әйтә алмыйм. Әсәргә килгәндә, сюжетта кабатлану сизелә. Зөлфәт Хәкимнең әлеге теманы яктырткан һәм шундый ук сюжетлы “Зәхмәт” пьесасы бар. Аны мин Әлмәт театрында эшләгәндә куйган идем. Шуңа да мин бераз аптырабрак утырам. Сюжет кабатлану нигә кирәк булган икән, дигән сорау туа. Кыскасы, премьера мине шаккатыра алмады.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү