“Башкалар яши бит, без дә тырышырбыз”

Гүзәлгә табиблар бер тамчы да өмет бирми: яңа туган улын тудыру йортында ук савыкмаячак диләр. Ана күңеле бу сүзләр белән килешми. Баласын аякка бастырырга сүз бирә.

Хәзер Түбән Камада яшәүче Мансур Ильясовка – 5 яшь. Бик көттереп кенә туган бала ул.

– Авырымны җиңел күтәрдем. Бер җирем дә авыртмады. Бәби табар вакытым узып бара иде инде. 41 атна тулгач, табиб мине хастаханәгә җибәрде, – дип искә ала Гүзәл. – Башта үземә таптырабыз диделәр. Аннан исә кесеров кисеме ясарга булдылар. Балам җитлегеп туса да, хәле әйбәт түгел иде. Карында чакта кислород җитмәгән. Үзе сулый да алмады. Баш миенә зыян килгән, диделәр. Баланы дару биреп йоклаттылар. Тик ул тиешле вакытта уянмады. Шунда балагыз инвалид булачак, диделәр. Бу сүзне ишеткәч, нишләргә дә белмәдем. Бу көннәр безнең тормыштагы иң авыр вакыт иде. Без көн-төн балабызның аңга килүен, үзе сулыш ала башлавын теләп, дога кылдык.

Мансур реанимация бүлегендә ике атна ята. Баласын кулына алып сөя алмаса да, күкрәк сөте аша җылысын бирергә тырыша Гүзәл.

– Мин аның күзләрен ачасына ышандым. Шөкер, аңына килде ул. Ике атна үткәч, безне өйгә чыгардылар. Мансурда бер кочак авыру барлыгын әйттеләр. Арасында мин аңламаган, хәтта ишетмәгән диагнозлар да бар иде. Алга таба нишләргә дигән сорау белән яшәдем. Интернеттан укып, безнең кебекләр күп икәнен белдем. Тынычландым димим, әмма башкалар яши бит әле, без дә тырышырбыз дигән уй килде. Ничек тә алга таба яшәргә кирәк дигән максат куйдым, – ди ул.

Шулай итеп, Ильясовлар хастаханә юлын таптый башлый. Казан табиблары җитди диагноз куя: малайда – ДЦП авыруы.

– Менә шуннан соң гына баламның чынлап авыру икәненә ышандым. Шул көннән башлап, бер генә минутны да әрәм итмәдем. Баламны савыктырасым килде. Йөртмәгән тернәкләндерү үзәге калмады. Элек елап кына йөргән бала хәзер бөтенләй үзгәрде. 4 яшенә кадәр утыра да алмый иде. Соңгы арада әкренләп үрмәләмәкче була. Башы да эшли. Безне аңлый башлады, – ди Гүзәл. – Озакламый яңадан дәваланырга барабыз. Безне үзенә чакырган үзәктәге белгечләр дә бик ошый. Баланы яхшы карыйлар. Иң мөһиме – сабыем күзгә күренеп уңайлана. Мин аның аякка басасына бик ышанам. Гаиләдә ирем генә эшләгәч, акчабыз җитми. Оят булса да, чит кешеләрдән ярдәм сорарга туры килә.

Мансурга бер курс дәваланыр өчен 218 мең сум акча кирәк. Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Гүзәл Әхтәм кызы исемендәге Саклык банкы картасы: 4276 6200 3005 6208

Яндекс деньги: 410019096203336

PayPal: mailto:guzeliljasova@yandex.ruguzeliljasova@yandex.ru

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү