«Сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда, ишекләрне, тәрәзәләрне ачып…»

“Яңа елны ничек каршы алсаң,  шулай уздырырсың”  дигән әйтем халык арасында киң таралган. Шул җәһәттән “Новатор” газетасы сораштыру үткәргән.   Нәтиҗәдә респондентларның  6 проценты бу бәйрәмгә бөтенләй битараф  икәнлеген әйткән. Ни гаҗәп, калганнарының 80 проценты бәйрәмне үткәреп кенә калмый,  нинди генә яшьтә булса да, Яңа ел могҗизаларына да ышана икән әле. Ә сез Яңа елга кагылышлы нинди сынамышларга ышанасыз? Ниндидер могҗиза   булыр дип көтәсезме?

Рузалия Галимҗанова, табибә:

– Кайсы якта ничектер, бездә шундый кызык гадәт яшәп килә. 31 декабрь көнне без гадәттә өйләрне җыештырып, идәннәрне юабыз. Табыннарны әзерләп бетергәч, сәгать телләре төнге уникегә килеп җитәр алдыннан, ишекләрне, тәрәзәләрне ачып, бөтен начар нәрсәләр, уйлар, яман көчләр чыгып китсен дип, сөлгеләрне болгый-болгый, кулларны селки-селки куабыз да ишек-тәрәзәләрне ябып куябыз. Аннан, Яңа елны каршы алгач, биш-ун минут узгач, ишек-тәрәзәләрне ачып, яхшы яңалыкларны, уңышларны чакырабыз, теләкләр телибез.

Әлфинур Хисами, “Күчтәнәч” тапшыруы алып баручысы, “Дәү әни”:

– Могҗизаларга бик ышанам. Быел Яңа елны ак, кызыл төстәге киемнәрдән каршыларга кирәк дигәч, ак күлмәкләрне барладым. Өстәлгә җәяргә ак эскәтер әзерләп куйдым, өстәлдәге ризыклар да астрологлар кушканча булачак. Балалар, оныкларга күчтәнәчләр, бүләкләр әзерләдек. Бик рәхәт ел булды быел. Балалар өчен “Шаян” каналы ачылу да – телне  үстерүдә зур адым. Сабыйлар көн буе телевизор карап кына  утырмасалар да, каналны ачып куйгач, татарча сүзләр колакка керә. Оныкларымның теле татарча ачылды, монысы да – бәхет. Кыскасы, Яңа елны сабый бала кебек көтәм.

Азат Тимербаев, “Ворлдскиллс” бәйгесе җиңүчесе:

– Кечкенә чакта ниндидер могҗиза көтү бар иде. Минем өчен хәзер Яңа ел бәйрәме юк. Гаиләбездә аны үткәрмибез. Хорафатларга да, әкиятләргә дә ышанмыйм, бары үз көчемә генә ышанам. Трактор җене кагылган миңа. Үзебезнең трактор төзекләндерү паркы бар. Яңа ел төненең гаражда трактор төзәтеп үтүе дә бар. Төрле төбәкләрдән тракторлар алып кайтып килеш әле. Тимер өзәрлек көч булсын да, ил-көннәребез, гаиләләребез тыныч булсын! Менә шул да җитә.

Әхәт Җиһангиров, хезмәт ветераны, Казанда яши:

– Без үскән чакта, авылда Яңа елларны бәйрәм итү юк иде диярлек. Беренче тапкыр 7 нче сыйныфта укыганда үткәрдек бугай. Шул хәтердә калган. Түбән Кама районы Болгар авылында булган иде ул. Түбән Камада училище директоры, аннары 7 районга хезмәт күрсәтә торган төзелеш оешмасы җитәкчесе булып эшләгәндә дә һәр бәйрәмне хәтердә калырлык итеп оештырдык. Могҗизаларга килгәндә, нинди вакыйганы кем ничек кабул итә бит?   Мәсәлән, хатыным  Әминә  белән Яңа ел бәйрәмендә таныштык. Аннан улым белән кызым  нәкъ менә Яңа ел алдыннан дөньяга килделәр.  Алар безгә 6 онык, 3 оныкчык бүләк иттеләр.

Гөлүсә Шаһбан, шагыйрә:

– Яшь барган саен, Яңа елның тәме бетә бара кебек. Дөрес, хәзер дә чыршы бизибез, бүләкләр әзерлибез, бала да 15 яшенә кадәр Кыш бабайның барлыгына ышанды. Әмма безнең гаиләдә шушы төнгә бәйләп могҗиза көтү юк. Теләк язып, аны яндырып, көлен шәрабка салуны да, башкасын да эшләмибез. Мин бары тик Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Тормышымда могҗизалар күп булды, теләкләрем чынга ашты, шөкер.


Фикер өстәү