Бүген 2019 нчы елның соңгы ярминкәләре гөрли

Халык бүген быелгы соңгы ярминкәгә ашыга. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган Яңа ел алды ярминкәсе Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрьский, Осиново бистәләрендә гөрли.

Сәүдә мәйданчыкларында фермерлар һәм агросәнәгать предприятиеләренең нинди генә товарлары юк! Сатып алучыларның теләк-тәкъдимнәре буенча китерелгәннәре дә бар хәтта! Ярминкәдә чагыштырмача арзан бәядән бәрәңге һәм яшелчә, ит, колбаса, сөт ризыклары, атланмай, үсемлек мае, шикәр комы, токмач һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин.


Фикер өстәү