Артка бару начар түгел

Үзебезчә көрәшәбез! Татарстан көрәш федерациясендә әнә шундый карар чыгардылар. Сүз соңгы вакытта милли спорт җәмәгатьчелегендә шау-шу чыгарган кагыйдәләр турында. Спортчылар да, җанатарлар да яңа өметләр белән газетабыз турнирына әзерләнә.

Федерация башлыгы Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узган Президиум утырышын әлеге спорт төрен үз итүчеләр зарыгып көтте. Тамчы да арттыру түгел. Ник дигәндә, соңгы вакытта халык батырлардан бигрәк, келәмдәге бәхәсләр, үзгәреп торган һәм җәмәгатьчелек берничек тә кабул итәргә теләмәгән кагыйдәләр турында шаулады. Башкаларга ярарга тырышкан арада көрәшнең миллилеге югалмасмы, дип борчылучылар артты. Кыскасы, нидер эшләргә кирәк иде. Утырышта көрәшне Милли стратегиягә кертү, аны үстерү өчен аерым фонд булдыру кебек тәкъдимнәр дә яңгырады.

Болары өчен вакыт кирәк. Әмма кичекмәстән җавап табылырга тиешле сораулар да бар иде.

Утырышта катнашучылар соңгы үзгәрешләргә ризасызлыкларын белдереп, янәдән үзебезчә көрәшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйтик, сөлгеләрне ике минут бәйләп, ике минут бәйләмичә бил алыштырачаклар. Монысы элек тә шулай. Үзе алым ясамыйча, көндәшенең ялгышын көтеп, аның өстенә яту турында гына уйлаган егетләргә дә көн бетәчәк. Шул рәвешле кисәтү ярдәмендә генә җиңү очраклары кимер, келәмдәге алышлар чын көрәшкә әверелер дип өметләндерәләр. Күптән түгел пәйда булган яңа форма, ягъни көрәшче формасыннан да баш тартачаклар. Җанатарлар арасында тавыш чыгарган тагын бер бәхәскә нокта куйдылар җыелышта. Татарстан чемпионатында кулы белән ямьсез ишарә күрсәткән Радик Сәлахов бер ел дәвамында республика ярышларында чыгыш ясый алмаячак.

Шулай итеп, көрәш җәмәгатьчелеге дә яңа елга яңа өметләр белән керә. Утырышта ниятләнгән эшләрнең күбесе “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче бәйгедә тормышка ашырылачак. Быел әлеге турнирның 57нчесе узачак. Көрәшчеләрне һәм тамашачыларны Биектауда көтәләр. Ярышны шушы район хакимияте, Спорт министрлыгы һәм федерация белән бергәләп 13–14 февраль көннәрендә уздырырга ниятләп торабыз.

Ярты гасырдан артык вакыт эчендә татар көрәшендә иң көчле ярышка әверелгән бу турнир шул дәрәҗәсен югалтмаска тырыша. Көндәшлек зур, тамашачылар да ярата әлеге бәйгене. Тагын бер үзенчәлеге — Казаннан читтә узуына бәйле. Элегрәк елларда ул Чаллыда, Әлмәттә узды. Аннары икешәр мәртәбә Биектау белән Зәй келәмнәрендә кунак һәм шул ук вакытта хуҗа булды батырлар. Узган ел Актанышка бардык. Быел янә Биектауга юл тотабыз.

Тарихка күз салсак, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга ук барып җиткән. Бу ярышны чаллылылар – тугыз, әлмәтлеләр – алты, түбәнкамалылар биш тапкыр откан. Рекорд исә – Балтач егетләре кулында. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулый алды. Балтачлыларның инде дистә елдан артык команда уңышына ирешкәне юк. Былтыргы ярышны исә Теләче командасы отты. Бу район егетләренең быел Авыл хуҗалыгы бәйгесен һәм Татарстан чемпионатын отуын исәпкә алсак, бер фаворит инде хәзердән үк билгеле. Көрәшчеләр Җәлил бәйгесенә инде әзерләнә башлады. Бәйрәмнәрдән соң районнарда сайлап алу бәйгеләре узачак.

Әлеге турнирда, гадәттәгечә, алдагы елның иң көчле көрәшчеләре һәм иң оста тренерларын да бүләклиләр. Исемнәре хәзердән үк билгеле. Көрәшчеләр исемлегендә беренче өчлеккә Ренас Кәлимуллин, Искәндәр Мортазин һәм Раил Нургалиев керде. Иң яхшы тренерлар дип Җәүдәт Хөсәенов, Ильяс Билалов һәм Вакыйф Дәүләтшин танылды. Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар исемлегенә Илнар Гәрәев, Рүзил Ганиев һәм Илфир Әнвәров керде.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү