Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек малайның хыялын тормышка ашырды

Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек малайның янгын сүндерү бүлегенә бару хыялын тормышка ашырды, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 26 декабрьдә ТР Президенты «Теләк чыршысы» акциясенә кушылды. Ул чыршыдан балаларның яңа ел теләкләре язылган берьюлы өч открытканы алды. Сигез яшьлек Чаллы егете самолет кабинасында булырга теләгән, Норлатта яшәүче җиде яшьлек малай яңа елга планшет сораган, ә Алабугадан алты яшьлек Данис чын янгын частендә булырга хыяллануы турында язган була.

Һәм менә, бүген Данисны әнисе һәм аның дүрт яшьлек энесе Әмир белән Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Нуриев кунакка чакырды.

Чәй табыныннан соң гаиләгә администрацияне күрсәттеләр, Татарстан Президенты исеменнән татлы бүләкләр һәм «швед стенкасы» сатып алу өчен сертификат тапшырдылар.

Аннары алар 75 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә баралар. Күзәтү экскурсиясе диспетчерлык бүлмәсеннән башланды, анда ГТХМ хезмәткәрләре шалтыратулар кабул итә һәм тревога буенча җавап бирә. Кунакларга техниканы да, янгын сүндерүчеләрнең җиһазланышын да күрсәттеләр, дежур каравыл тәртибе турында сөйләделәр.

Аннары часть территориясендә махсус поддонда янучы сыеклык яна башлады. Янгын сүндерүчеләр җиң сызганып, утны сүндерергә кереште һәм янгын санаулы секундлар эчендә сүндерелә.


Очрашу ахырында ГТХМ хезмәткәрләре кунакларга янгын автолестницасының кечерәйтелгән күчермәсен бүләк иттеләр, шулай ук Даниска чын алтын янгын каскасы тапшырдылар. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр гаилә фатирында автоном янгын белдергечләре урнаштырырга вәгъдә бирделәр.


Фикер өстәү