Миңнеханов көзге чакырылышта армиядән азат итүнең барлык очракларын тикшерергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге чакырылыш вакытында татарстанлыларны армия хезмәтеннән азат итүнең барлык очракларын тикшерергә һәм аларга хокукый бәя бирергә кушты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кичә Республика Президенты үткәргән киңәшмәдә аңа Татарстанда армиягә чакырылыш буенча күләмнең тулаем үтәлеше турында хәбәр иттеләр. Хәрби округ штабы билгеләгән йөкләмә барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары тарафыннан үтәлгән. Шул ук вакытта Рөстәм Нургалиевичка чакырылыштан качу фактларының булуын да хәбәр иттеләр. Шулай ук ялган белешмәләрне рәсмиләштерү очраклары да теркәлгән», — диде Галимова.

«Республика Президенты Татарстан Республикасы Прокуратурасына бер ай эчендә хәрби хезмәттән азат итүнең барлык очраклары буенча да масштаблы тикшерү үткәрергә, мондый карарларның нинди нигездә кабул ителүен ачыкларга кушты», — дип өстәде ул.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, тикшерү нәтиҗәләре халыкка ачыктан-ачык җиткереләчәк.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин элек хәбәр иткәнчә, республика территориясендә көзге чакырылыш планы 3,5 меңгә якын кешене хәрби хезмәткә озатуны күздә тоткан, күпчелек өлеше Коры җир гаскәрләренә җибәрелгән.

Татарстаннан 30га якын егет Президент һәм Преображенский полкларына хезмәт итәргә киткән. Алар гадәттә Россия Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы тантаналы чараларга җәлеп ителә.

«Татар-информ»

Фикер өстәү