Владимир Путин тупланма пенсияне түләү чорын арттырды

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елга тупланма пенсияне (кешенең пенсияне алачак срогы) түләүнең көтелгән чорын арттыру турындагы законга имза куйды, бу чор ярты елга — 252 айдан 258 айга кадәр артыр дип көтелә.

«Аның күләмен исәпләү өчен кулланыла торган тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры 2020 елга 258 ай дәвамлылыгы белән билгеләнә», — диелә документта.

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында планлаштырганча, иминләштерелгән затларга — 60 яшькә җиткән ир-атларга һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларга тупланган пенсияне түләү чоры 2020 елга 263 ай тәшкил итәргә тиеш. Әмма тупланма пенсияне түләүнең көтелгән вакыты озынлыгын кискен арттыруны булдырмас өчен, закон проекты методикасы нигезендә аны ярты елга — 252 айдан 258 айга кадәр арттыру тәкъдим ителә.


Фикер өстәү