Водолазлар «Нива»да балык тотарга китеп югалган Чаллы кешесен эзләүләрен дәвам итә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 25 декабрьдә балык тотарга киткән һәм югалган ир-атны эзләүләрен дәвам итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эзләү эшләренең беренче көнендә Боерган авылы янындагы Кама елгасы районында өч квадрат километр мәйдан тикшерелгән, балыкчының машинасы табылган.

Икенче көнне Чаллы коткаручылары ир-ат балык тотарга мөмкин булган урында берничә квадрат километр мәйданда боз катламын тикшергән. Эзләү эшләре караңгы төшкәнче бара.

Кичә водолазлар һәм һава мендәре судносында вакытлыча постның дежур сменасы да эзләүгә җәлеп ителгән. Ярдан чакрым ярым ераклыкта ерганакта мотобуксир һәм балык тоту әйберләре салынган әрҗә тапканнар.

Эзләү көнендә водолаз төркеме Кама елгасында 450 квадрат метр мәйданны тикшергән. Бүген эзләүгә 6нчы зона коткару часте водолазларын җәлеп ителгән, эш дәвам итә.

Элегрәк «Татар-инфром» 26 декабрьдә 63 яшьлек ир внедорожникта балык тотарга чыгып китеп югалганлыгын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү