Татарстанда боз астына киткән 17 яшьлек балыкчыны коткарганнар

Татарстанда кар чанасында боз астына киткән 17 яшьлек балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Атабай бистәсе янында Чулманда кар чанасында балыкчы боз астына китүе турында хәбәр алына.

Урынга оператив рәвештә коткаручыларның дежур сменасы килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 17 яшьлек егетне судан алып, җылынырга булышканнар, аннан Атабайга илткәннәр. Егетне аннан Лаеш үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр.


Фикер өстәү