Лаеш балалары «Россия 1» каналында Яңа ел белән котлаячак

Яңа ел алдыннан Лаеш балалар йорты төшерү мәйданчыгына әверелде: анда тәрбияләнүчеләр «Россия 1 Татарстан» телеканалы тарафыннан оештырылган «Гади хыяллар» проектында катнашты. Бу хакта «Камская новь» газетасы яза.

Телевидениенең танылган яшь һәм креатив алып баручылары Диана, Булат, Регина һәм Александр операторлар командасы белән кызыклы һәм мавыктыргыч программа алып килде. Кунаклар республикада телевидениенең 60 еллыгына багышланган фильм күрсәтте.

Кичәнең иң кызыклы вакыйгасы булып, Яңа ел алды тапшырулары өчен балаларны төшерү булды. Балалар тамашачыларны Яңа ел белән котлады, аларга сәламәтлек, мәхәббәт, яхшы укуларын һәм беркайчан да бирешмәүләрен теләде

«Без «Россия 1» каналы командасы белән дуслаштык һәм яңа очрашуларга өметләнәбез», — диде укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Плеханова.

Шул ук кичтә Казан Кремле музей-тыюлыгында Казан фәнни-күңел ачу проекты хезмәткәрләре интерактив уен үткәрде һәм фәнни күренешләрне аңлатты. Балалар углекислы газ, кар барлыкка килү һәм башка нәрсәләр турында белде.

Шулай ук Яңа ел алдыннан Лаеш балалар йортында кунакта бүләкләр белән Кыш бабай да булды.


Фикер өстәү