Россиялеләргә үзләренә тиешле ташламалар турында мәгълүмат биреләчәк

Россиялеләргә үзләренә тиешле ташламалар турында мәгълүмат биреләчәк. Бу законга Президент Владимир Путин кул куйды.

Документ тексты нигезендә граждан үзенә туры килә торган мәгълүмат алу вариантын үзе сайлый ала: дәүләт хезмәтләре порталы, бердәм колл-үзәк аша, яки учреждениегә килеп.

Яңа закон ярдәмендә хәтта иң ерак районнарда яшәүчеләр дә бала туганда, инвалидлыкта, пенсиядә яисә пенсия яшенә җиткәндә дәүләт ярдәме чаралары турында тулы һәм оператив мәгълүмат ала алачак. Хәзер еракка барырга, кабинетларда моны ачыкларга туры килмәячәк.

Закон бюджетны планлаштыруның нәтиҗәлелегенә дә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Болар хакында тулырак Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында белергә була.


Фикер өстәү