Зәйнең чаңгы спорты осталары республика ярышларында беренче урын яулады

«Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә узган республика ярышларында Зәй спортчылары җиңүчесе булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чаңгы ярышларында 17-18 яшьлек спортчылар командалары катнашты.

Татарстан Республикасы беренчелегендә Зәйнең Марина Поспелова, Илназа Ишмөхәммәтова, Алинә Вәлиуллина, Альбина Вәлиәхмәтовадан торган кызлар командасы иң көчле исәпләнгән Казан шәһәре командаларын да узып эстафета ярышларында беренче урын яулады.

Ә егетләр командасы исә шулай ук мәртәбәле эстафетада сынатмыйча икенче урынны алды.

 «Зәй офыклары»

Фикер өстәү