Эшләгәнгә эш бетми. Узып баручы ел ниләр белән истә кала?

Узып баручы елга нәтиҗә ясап, киләсесенә планнар корыр вакыт җитте. Кеше тормышында һәр ел үз буразнасын сызып, ниндидер эз калдыра. Узып баручы елда халыкның кәефе ничек булган? Нинди мөһим вакыйгалар күңелләрендә аеруча тирән эз калдырган? Без даими рубрикабызда шул турыда белештек. 

“Ел киеренке булды, ләкин…”

Айрат Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты:

Гомумән алганда, ел бик киеренке булды. Бөтен еллар да шулай уза, ләкин минем сораштырулар буенча, әлеге ел, былтыргыга караганда, икътисад өчен дә, халык өчен дә яхшырак, уңышлырак булды. Сораштыруда катнашкан төрле тармак вәкилләре яхшы бәя бирә. Үземә килгәндә, мин үз алдыма куйган барлык бурыч-максатларыма да ирештем. Мине иң яхшы депутат дип таныдылар. Чыннан да, матбугат чараларында минем турыда күп яздылар, 30дан артык закон керттем, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү буенча эш төркемен җитәкләргә алындым. Кыскасы, барысы да яхшы. Киләсе елга да шул темпны сакларга иде, чөнки анда бик зур бурычлар тора. Без халыкны дарулар белән күбрәк тәэмин итү юлларын табарга тиеш. Бу – бик авыр мәсьәлә. Каршы чыгучылар да күп. Кызганыч, әлегә бу мәсьәләдә хәлләр начар. Ел башында Президент юлламасы булачак. Без аны да көтәбез, чөнки анда соңгы елларда Россиядә зур игътибар биреләсе бурычлар куелачак. 15 гыйнварда ук Гайдаров форумы башлана. Бу – шулай ук җитди һәм җаваплы форум. Монда икътисад буенча киләчәк елларга максатлар билгеләнә. Бик күп фаразлар буенча, безнең икътисад бер урында торачак яки аска төшәчәк. Бу – әлбәттә, тискәре фараз. Ләкин күп кенә факторлар безнең икътисадның бик сүрән үсәчәге турында сөйли. Бу начар, чөнки илкүләм проектлар, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеше, хезмәт хаклары шуңа бәйле. Безгә, икътисад ким дигәндә 3 процент үссен өчен, барысын да эшләргә туры киләчәк. Киләсе елларга менә шундый зур бурычлар белән керәбез.

https://vatantat.ru/2019/12/r%d3%a9st%d3%99m-mi%d2%a3nehanov-100-i%d2%a3-yahshy-avyl-%d2%97irlege-%d2%97it%d3%99kchesen%d3%99-avtomobil-achkychy-tapshyrdy/

Рамил Баһавиев, БДИда 100 балл туплаган егет, Казан:

– Узып баручы ел минем өчен, әлбәттә, имтихан нәтиҗәләре белән түгел, беренче чиратта, мәктәпне тәмамлау белән истәлекле. БДИны яхшы тапшыруым тормышымда ниндидер кискен борылыш ясады, үземә зур популярлык алып килде, дип әйтә алмыйм. Яңалыклар, яңа хис-кичерешләр бүләк итүе – хак. Ул минем хыялымны тормышка ашырырга, теләгән җиремә укырга керергә мөмкинлекләр тудырды. Үземнең, укытучыларымның тырышлыгының матур нәтиҗәсен, файдасын күрдем. Мин КФУда белем алам. Киләсе ел быелгысы кебек үк уңышлы, позитив эмоцияләргә бай булсын иде. Хәзерге вакытта минем өчен беренче урында – белем алу. Яңа елда да укуда матур җиңүләргә ирешергә язсын иде.

Энгель Фәттахов, Актаныш районы башлыгы:

Һәр ел үз яңалыклары белән килә. Аның тарихка калдырган эзе зур була. Район башлыгы буларак, мин һәр елга аяк атлаганда: “Бу елны исән-имин, хәвеф-хәтәрсез узарга язсын иде”, – дип телим. Елны халыкның яшәү дәрәҗәсен киметмичә чыгудан да зуррак сөенеч юк. Авыл хуҗалыгы районы булгач, без, һава шартларының ничек килүенә карап,  елга бәя бирергә яратабыз. Безнең яшәеш шуңа бәйләнгән бит. Уңыш яхшы була икән, димәк, акча була дигән сүз. Бу исә башка мәсьәләләрне тизрәк, җиңелрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шул ук социаль мәсьәләләргә дә, хезмәт хакларына, гомумән, халыкның яшәешенә кагыла. Шул күзлектән караганда, 2019 ел безнең өчен начар ел булмады. Кырлардан 170 мең тонна икмәк җыеп алдык. Гектарына 40 центнер уңыш булды. Бу, әлбәттә, терлекчелектә мул азык әзерләргә мөмкинлек тудырды. Ашлык, сөт, ит бәяләре дә начар булмады быел. Авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс хәлен яхшыртырга зур этәргеч бирде, дип әйтергә кирәк. Һәр ел безнең күңелләрдә менә шулары белән истә кала торгандыр инде ул.

Республика күләмендә алып барылган сәясәткә бәя биргәндә, елдан-ел алга китеш күзгә күренеп тора. Кайсы гына өлкәне алсак та, һәр ел зур үзгәрешләр алып килә. IТ- технологияләр алга китә. Район башлыклары алдына да шушы юнәлештә яңа бурычлар куела.

Дөрес, күңелне борчыган мәсьәләләр дә бар. Туучыларның үлүчеләргә караганда азрак булуы күңелне бик төшерә. Безнең районда электән үк уңай динамика күзәтелми иде, ул быел тагын да кискенрәк чагылыш тапты. Объектив, субъектив сәбәпләре булса да, күңелгә тия торган мәсьәлә. Актаныш ул – үзәктән читтәрәк булгач, үз дулкынында яшәп ятучы чиста татар районы. Быел башкортлар белән бергә Сөн буе, Ык буе Сабантуйлары узды. Үзебезнең район татар театрын оештырып, киләчәктә аны дәүләт театры дәрәҗәсенә кадәр үстереп җиткерү буенча эш алып барабыз. Шул ук вакытта гимназиябезнең нәтиҗәләре зур. Шуңа күрә үз казаныбызда кайнап, үз тормышыбыз белән, татар булганыбыз белән горурланып яшәп яткан һәм үтеп киткән ел булды бу.

https://vatantat.ru/2019/12/aktanyshny%d2%a3-kirov-avylynda-kaz-%d3%a9m%d3%99se-g%d3%a9rli/

 

“Дуслык җепләре ныгысын иде”

Ркаил Зәйдулла, язучы, Дәүләт Советы депутаты:

Депутатлыкка сайлануым тормыш агымын башка яккарак борып җибәрмичә калмады, әлбәттә. Кайчандыр Дәүләт Советы утырышларында, сессияләрдә утырырмын дип уйламый идем. Ул миңа барыбер башка мохитне, башка даирәне күрү мөмкинлеген бирде. Иҗатка килгәндә, Михаил Худяковның Казан ханлыгына багышланган китабы минем тәрҗемәдә чыкты. Бу шәхси китабым чыгуга караганда да сөенечлерәк булды. Мондый хезмәтнең татар телендә чыгуы – зур вакыйга. Моннан тыш, балалар өчен язылган 15 ел элек чыккан “Татар таҗы” китабы кабат нәшер ителде. Минем хикәяләр буенча Буа театры “Абага” дигән спектакль куйган иде. Ул “Алтын битлек” премиясенең финалына чыкты. Менә шундый күңелле вакыйгалар булды. Шулай да безне үткәнгә караганда киләчәк күбрәк кызыксындыра. Киләсе ел иҗтимагый активлык таләп итә торган вакыйгаларга бәйле булыр дип уйлыйм. Татарстан Президентын сайлаячакбыз, халык санын алачаклар. Һәр татар кешесе үзенең төгәл позициясен булдырырга тиеш, чөнки бу – безнең өчен тагын бер сынау. Депутат буларак та үз сүземне әйтергә тиеш булам.

Шәхси тормышка килгәндә, барысы да яхшы. 82 яшьлек әнием исән. Бу – бала өчен зур бәхет. Иртән тору белән үк хәл белешәбез, язганнарны укый, сөйләгәннәрне күзәтә, тыңлый, үз фикерен әйтә. Иң мөһиме: киләсе елда да саулык булсын иде.

Фәнир Галимов, “Россиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Башкортстан, Туймазы районы: 

– Быелның иң зур вакыйгасы – балалар өчен оештырылган “Бабай утары” комплексы булды. Аны оештыруга оныкларымның, күрше балаларының гади әйберләрне белмәүләре этәрде. Хәзерге замана балаларының теге яки бу әйбернең каян килеп чыкканына төшенәсе килми. “Икмәк ничек барлыкка килә?” – дип сорасаң, кайберләре: “Кибеттән алына”, – дип җавап кайтара. Лагерьда 300ләп бала тормыш дәресләренә төшенде. Татарстан белән Башкортстаннан килгән балалар үзара дуслашып, ана телләрендә сөйләшеп, татарча аңламаган балалар да өйләренә татарча аңлап кайтып киттеләр. Иң сөенечлесе минем өчен әнә шул булды. Ил күләмендәге вакыйгаларга килгәндә, телебез югалганда шатланып сөйләрлек сүз дә юк кебек. Ләкин шулай да бөтен кеше җыелышып, Татарстаныбызга барып, милләттәшләребез белән сөйләшеп кайту да күңелгә шифа бирә. Моннан тыш, Томск өлкәсендә “Туган якны өйрәнү” оешмасын төзү булды. Милләттәшләребез белән танышу, аралашу, авылларны саклап калу буенча сөйләшүләр алып барып, хезмәттәшлек итү планнарын кордык. Киләсе елда Томск, Омскидагы милләттәшләребез белән дуслык җепләре тагын да ныгыр дип өметләнәм. Беренче очрашулар февральдә Оренбург өлкәсеннән башлана. Болардан тыш, Уфада Тукай һәйкәлен ачу да – безнең өчен зур вакыйга. Ике республика җитәкчесенең аралашуы, дуслашуы зур сөенеч. Дуслык җепләре тагын да ныгып, без дә иркенләп, бер-беребезне туган итеп яши алсак, иң зур бәхет шул булыр иде. Ике республиканы дус, тугандаш республика итеп күрәсе килә. Башкортстанда Тукайга икенче һәйкәл Туймазыда  ачылды. Узып баручы ел шушы вакыйгалар белән башланган иде. Киләсе елларда да мондый матур үзгәрешләр күп булсын.

https://vatantat.ru/2019/12/baltachta-bulgan-h%d3%99l-kysh-babajny-urmannan-video/

“Рәхмәт ишетү көч бирде”

Айгөл Ханова, фермер, Тукай районы, Биклән авылы:

Быел безнең эш күп булды. Яңа Мусабай авылында ун корпуслы комплекс сатып алдык. Быел шуның бишесен эшләтеп җибәреп, яңа елга зур планнар белән аяк атлыйбыз. Киләсе елда кошчылык тармагында тагын да җәелебрәк, киңәебрәк эшләрбез дигән уй-ниятләребез бар. Моннан тыш, киләсе елда калган биш корпусны сафка бастыру бурычы тора. Быел ике кооператив оештырдык. Аның берсе – кошчылык, икенчесе катнаш азык белән шөгыльләнә. Быел без халыкка 50 көнлек 15 мең үрдәкне бушлай бирдек. Алардан ишеткән рәхмәт сүзләре миңа алга таба эшләргә көч бирде. Инде “арыдым” дип йөргән көннәрдә, кабат эшләп китәргә зур стимул булды ул. Авылда эшли торган, тырыш кеше яши. Бу безгә, фермерларга гына түгел, бөтен кешегә дә кагыла. Авырлыклар булса да, барысы да башкарып чыга ала торган. Аннан соң, иптәшем белән бергәләп алып бару да эшне җиңеләйтә. Әтием дә, туганнарым да кошчылык тармагында эшлибез. Бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез.

Салих Әхмәдуллин, комбайнчы, Буа районы, Ташкичү авылы:

Безнең өчен яхшы ел булды. Язын чәчүгә чыгып, яхшы итеп эшләдек. Казлар алып, аларны исән-сау үстердек. Җәй матур килде. Уңыш яхшы булды. Минем өчен дә керемле ел иде. Гектарыннан 30 центнер икмәк җыеп алдым. Мин канәгать. Бервакытта да зарланырга яратмыйм. Авыл халкы да тырышып көн күрә. Казлар үстерделәр, сатып бетереп киләләр инде. Карның булу-булмавына карамастан, язгы кыр эшләре дә җитәр. Анда чыгарга кирәк булыр. Кар кирәк шул. Суыклар уҗымнарга зыян салырга мөмкин. Нишлисең, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый… Гаиләдә дә тынычлык, Аллага шөкер, иң мөһиме шул инде безнең өчен.

Вәсилә Мотыйгуллина, даими авторыбыз, Арча районы, Курса авылы:

–  Безнең авылда ялгызы калган бер әби бар иде. Авыл халкы аның турында: “Хәле бик авыр, сәламәтлеге начар икән”, – дип сөйли иде. Шул әби янына өч көн барып карадым да, дүртенче көнгә үзебезгә алып кайттык. Фәния апага 84 яшь иде. Бер ел бездә яшәде. Киләсе ел башында 86 яшен тутыра. Әбиебез матурланып китте. Сәламәтлеге дә ныгыды. Хәзер үземнән дә бигрәк йөгерә. Кешеләргә ярдәм итә алуым белән горурланам. Быел үземне сынап карар өчен 100 үрдәк, 110 каз бәбкәсе алдым. Көзен бер ресторан белән килешү төзеп, шуларга җибәрдем. Аллага шөкер, монысы да – минем өчен зур вакыйга. Оныкларым “әби” дип әйтә башладылар. Шулай ук зур бәхет.

Эшемә килгәндә, китапханәдә язучы Равилә апа Шәйдуллина белән зур очрашу уздырдык, кино карадык. Әлеге чарада 14 авыл халкы катнаша алды. Нурания Җамали безнең авылда “Кунак ашы – кара-каршы” фильмын төшергән иде. Аңа да ярдәм күрсәттек.

        Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү