17 яшьлек үсмер югалган

Башкортстанда югалган үсмерне эзлиләр. Кырмыскалы районының Бельский авылында яшәүче 17 яшьлек Владимир Лысенковның өенә кайтмавына бер тәүлек булган, дип хәбәр итә “Лиза Алерт” отряды волонтерлары. 3 декабрьдә ул өеннән чыгып киткән һәм әле дә әйләнеп кайтмаган.

Егетнең өстендә кара-зәңгәр куртка, кара-зәңгәр спорт чалбары, аягында җылы эчле кара галошлар.
Аның буе 165-170 сантиметр, үзе какча гәүдәле, сары чәчле, зәңгәр күзле.
Үсмерне белүчеләр һәм күрүчеләр булса, 8-800-700-54-52 яки 112 телефонына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү