2020 елда Россиядә автомобильгә яңа документ кертеләчәк

2020 елның 31 мартында Россиядә «энергия нәтиҗәлелеге этикеткасы» исемен алган ГОСТ үз көченә керәчәк. Бу хакта «Автостат» хәбәр итә.

«Ул транспорт чараларын җитештерүче тарафыннан ирекле нигездә биреләчәк һәм транспорт чарасының энергия нәтиҗәлелеге классын билгеләячәк (G дан алып А++ га кадәр)», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук этикеткада 100 чакрымга сарыф ителгән ягулык күләме күрсәтеләчәк.

Мондый мәгълүмат җитештерүчеләрне энергия нәтиҗәлелеге югары булган автомобильләр җитештерергә, ә кулланучыларны сатып алырга этәрә, дип планлаштырыла.


Фикер өстәү