2020 елны каршы алганда өстәлдә нәрсә булырга тиеш, өскә нәрсә кияргә?

Бусагада – Ак күсе елы. Соры кимерүчеләрдән күпләр шүрләсә дә, Яңа ел хуҗасыннан куркырга кирәкми. Ул шактый уңышлы булырга охшап тора. Яңа ел символы сезне үз итсен өчен, бәйрәм төнендә киемгә дә, өстәлдәге ризыкка да әһәмият бирергә кирәк.

Ничек каршы алабыз?

Күселәр – бик кызыксынучан һәм хәрәкәт яратучан. Тик утыру алар өчен түгел. Күселәр төркем-төркем яши. Шуңа да Яңа елны шау-гөр килеп, бик күп якын дуслар һәм туганнарны җыеп каршы алырга әзер булыгыз. Бәйрәмгә таңга кадәр биергә, яхшы кәеф өләшергә әзер булган дусларыгызны чакырыгыз. Бергәләп ресторан, төнге клуб яки туристик базаларга чыгу иң яхшысы булыр. Шулай ук күселәр саф һавада йөрергә ярата. Дус-туганнар белән Яңа ел төнендә күп итеп урамда йөрсәгез дә начар булмас.

Нәрсә киябез?

2020 елда менә нинди төсләргә өстенлек бирергә кирәк: байлык тартып китерергә телисез икән – ак, күңелегез мәхәббәткә сусаса – сөт һәм аксыл-соры, уңышка ирешәсегез килсә – соры, йортта яхшы мохит булсын өчен –  кара. Кием-салым сайлаганда да шушы төсләргә игътибар итсәгез, ялгышмассыз. Әлеге төсләр гаммасы ир-атларга да, хатын-кызларга да туры килә.

Кара-соры төсләр күңелне төшерә дисәгез, бер дә курыкмыйча яктырак төсләрне дә куллана аласыз. 2020 елның хуҗасы җир, үлән, җиләк-җимеш төсләрен дә үз итә. Әмма төсләрне кушып, артык чуарланып, ялгыша күрмәгез. Ике-өч төсмер (оттенок) сайласагыз, җитә.

https://vatantat.ru/2019/12/tanylgan-sh%d3%99hesl%d3%99rd%d3%99n-%d2%97ajly-salat-reczeptlary/

Ел хуҗасы күсегә кызыл төс ошап бетмәскә мөмкин. Ул ут, агрессия һәм афәт төсе санала. Әле башланырга да өлгермәгән елны бу төсне кулланып куркыта күрмәгез. Леопард, песи, елан төшерелгән рәсемле кием-салым да күсегә ошамаска мөмкин.

Кыска, ачык түшле, ачык иңсәле күлмәкләр, итәкләр Яңа елны каршы алу өчен яхшы кием саналмый. Ә менә озын кичке күлмәкләр һәм чалбарлы костюмнар бәйрәм өчен бер дигән булачак. Хатын-кызлар үз образын аксессуарлар өстәп тулыландыра ала. Ир-атларга исә классик стиль белән дуслашырга туры киләчәк. Ягъни кәчтүм-чалбар, галстук. Яңа елны каршы алганда җылы кофта кисәләр дә ярый. Аксессуарлар турында да онытмыйбыз. Ир-атлар шарф, каеш кисә, Яңа ел хуҗасына бик ошаячак. Яңа елны матур туфли, ботинкалардан каршы алырга туры килер, чөнки күсе аягына теләсә нәрсә кигән кешеләрне өнәп бетерми. Оек, яланаяк килеш кенә Яңа елны каршы алсагыз, ел хуҗасын усалландырырсыз гына.

Нәрсә ашыйбыз?

Табынга ни куярга икән дип баш ватасы юк. Күсегә нәрсә дә ярый. Әмма сайлап алу өчен ризыклар күп төрле булырга тиеш. Ел хуҗасы табынга ит тә, балык та, салатлар да, кайнар, салкын ризыклар да мулдан куелуын таләп итә. Игътибарны камыр ризыклары һәм бөртеклеләргә дә бирегез. Табында, әлбәттә, сыр булырга тиеш. Аның берничә төрен куйсагыз да була. Хәтта Яңа елның төп ризыгын да сыр белән бизәргә киңәш ителә.

Күсе бәйрәм табынын ризык белән өеп кую гына түгел, аның матур итеп бизәлүенә дә игътибар итәчәк. 2020 елның ак металлик күсе елы икәнен исәпкә алсак, бизәгечләр арасында ак төстәге һәм металлдан эшләнмәләр булырга тиеш. Моны савыт-сабада кулланырга мөмкин. Тастымалларда да ел хуҗасы сурәтләнгән булса, бигрәк тә шәп булыр. Өстәлгә ап-ак эскәтер җәяргә онытмагыз. Гомумән алганда, бу кичтә ак һәм соры төсләргә басым ясарга кирәк. Бу төстәге ялтыравыклы мишураларны чыршыга, өстәл, урындык артларына куярга була, ак төстәге кар бөртекләрен кисеп, тәрәзәгә ябыштырып куйсагыз, бәйрәм кәефе өстәлер.


Фикер өстәү