31 декабрь ял көне булачакмы — Путин җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, 31 декабрьне ял көне итү карарын кабул итү өчен ел азагына кадәр вакыт аз калды, әмма ул бу мәсьәләне караячак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай итеп, дәүләт башлыгы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашучыларның тәкъдимен шәрехләде.

«Хәзер инде декабрь уртасы, Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. 31 декабрь уңаеннан ничек хәл итәсебезне белмим. Мондый төрдәге карар кабул итү өчен вакыт бик аз калды. Әмма мин сезне ишеттем», — диде Президент.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, елның соңгы көнен гамәли һәм икътисади яктан караганда ял көне дип игълан итү максатка ярашлы түгел.


Фикер өстәү