«Адәм белән Һава» тапшыруы ябыла

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында күп еллар дәвамында чыккан «Адәм белән Һава» тапшыруының ябылуы турында Инстаграм битендә язган.

«ТНВ»да «Адәм белән Һава» тапшыруы ябыла. Сезгә әйтәсе яңалыгым менә шушы иде… Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, үзем дә шаккаттым, кайгырдым, күп йокысыз төннәр үткәрдем, дуслар.

Берни ишетәсем килми,
Килми берни күрәсем.
Яшәү дәртем булмаса да,
Килми кебек үләсем… — дип күңелсез пост язып куйган чаклар нәкъ шул вакытлар иде.

Ләкин миннән берни дә тормый. «ТНВ»ның беренче көннәреннән бирле мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шәхесләрнең юбилее булганда да, ниндидер истәлекле даталарда да! Хәтта зур шәхесләр якты дөньядан киткәндә дә.

Хәтерегездә булса, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Шәфәгать Салихов, Исламия Мәхмүтова мәңгелеккә күчкән көнне дә нәкъ шушы тапшырулар кабатланды. Чөнки «Адәм белән Һава»ны мин бөтен йөрәгемне биреп, геройны һәрьяклап ачып, матур итеп эшли идем. Танылган шәхесләребез дә миңа ихластан ышанып, чын күңелдән сөйләде. Мең рәхмәт аларга! Мин һәрбер героемның иң матур якларын гына ачарга тырыштым.

20 ел буе «ТНВ»да эшләп, халыкка искиткеч матур тапшырулар күрсәтергә рөхсәт биргәне өчен Илшат Юныс улы Әминовка бик рәхмәтлемен!

Ябылу буенча да миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр — мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим, шуңа күрә барлык сорауларыгызны да Илшат Әминовның үзенә юллый аласыз! Нәкъ мәзәктәге сыман, өстәгеләргә виднее!

Тамашачыларым белән хәзер инде сәхнәдә очрашырбыз. Әнием әйтмешли, минем сынарга да, сыгылырга да хакым юк. Кулымда — балам. Ул миңа ышана. Безнең әле яшисебез бар, минем әле яңа эш эзлисем бар…», — дип язган Ләйлә.


3 фикер

  1. Бу нинди башбаштыклык???? Ник халык яраткан тапшыруны бетерэлэр,. Бу оятсызлык…

  2. Кайтарыгыз тапшыруны.. Энэ миннэн сина сэлам тапшыруын бетерсеннэр, туйдырды Фэридэнен мэгьнэсез елмаеп утыруы

    1. Дөрес эйтэсез. Алып баручы жансыз, күңел белән алып бармый. Лэйлэ кызганыч

Җавап Отменить ответ