«Ак Барс» бу елны соңгы уенын үткәрде

 Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Ярославль шәһәренең «Локомотив»ын кабул итте. Уен «Ак Барс» файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.

Әлеге матчта һөҗүмче Владимир Ткачёв беренче тапкыр «Ак Барс» ка каршы уйнады. Ул 23 декабрь көнне «Локомотив»ка күчте, аның урынына «Ак Барс»ка алмашка Степан Санников һәм Николай Аверин килделәр. Алар да бүген беренче тапкыр бозга «Ак Барс» составында чыктылар һәм элеккеге командаларына каршы уйнадылар.

«Локомотив» составында узган сезонда «Ак Барс»та уйнаган хоккейчылар шактый иде: Александр Свитов, Антон Ландер, Андрей Марков, Михаил Сидоров.

Беренче период. Уникенче минутта «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкин исәпне ачып җибәрде (1:0).

Икенче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Олег Ли алка кертте, гол видеокабатлаудан соң гына саналды (2:0). Тугызынчы минутта Михаил Глухов «Локомотив» капкасына өченче алканы кертте (3:0). Әлеге голдан соң «Локомотив» командасы капкачысын алмаштырды: Илья Коновалов урынына Александр Лазушин чыкты.

Өченче периодта алка кертүчеләр булмады. Шулай итеп, «Ак Барс» 3:0 исәбе белән җиңү яулады, капкачы Тимур Билалов бу сезонда җиденче «коры» уенын үткәрде.

«Ак Барс»ның киләсе уены 2020 елны булачак. «Ак Барс» 5 гыйнвар көнне Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Чиләбенең «Трактор» командасын кабул итәчәк. Матч 17:30 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү