“Ак күлмәкле килен кирәк”

Өметле түгел, исән калса да, гарип булачак! Кукмарада яшәүче Рәйхана Степановага, улы тугач, әнә шулай дип әйтәләр. Алты айлык булып туган Руслан быел 22 яшен тутыра.

– Ул вакытта табибларга ачуым да чыккан иде. Шунда баламны барыбер кеше итәм, тырышачакмын, дидем, – дип искә ала әнисе. – Гомерен саклап калу өчен, күп итеп антибиотик кададылар. Әллә шуңа инде бер колагы ишетми, начар сөйләшә. Инвалид баламны кочаклап, аны кешегә күрсәтмичә, өйдә генә утырасым килмәде. Башта өйгә килеп укыттылар. Җиденче сыйныфтан соң, белем алырга да җайлырак булыр дип, Арча районындагы махсус коррекция мәктәбенә йөрттек. Улыбыз, анда тугызынчы сыйныфны тәмамлап, аттестат алып чыкты.

Русланны авыру дип әйтеп булмый. Тик утыра белми ул. Спорт ярата. Районның “Аргамак” җыелма командасында шөгыльләнә. Кечкенәдән ат үрчетү турында хыяллана. Җыеп барган акчасына быел ике ат сатып алганнар. Руслан шулар белән мәш килә. Үзе карый, ашата. Хыялы – Сабан туенда чабышка чыгу. Теләк кенә кирәк, бар эшне дә эшләп була, ди үзе. Моны күп тапкыр дәлилләгән инде. Кулы эш белә үзенең. Күптән түгел талдан кәрҗин үреп, Абилимпикс бәйгесендә катнашкан әнә.

Баласын үстерү җиңел булмаса да, Рәйхана ханым үзендә көч таба. Гаилә җылысын саклар өчен барысын да эшли. Русланның сөйләшүе авыр. Өйдәгеләр генә аңлый. Энесе белән сеңлесе абыйларын бик ярата. Егет хәзер үз гаиләсен кору, өйләренә ак күлмәк кигән килен алып кайту турында хыяллана. Өйдәгеләр дә шуңа өметләнә.

2017 елда Рәйхана ханым республика күләмендә уздырылучы “Нечкәбил” бәйгесендә катнашкан.

– Кешегә горурланып күрсәтерлек гаиләм бар. Мин бу бәйгедә күп дуслар табып, тәҗрибә тупладым. 2019 елда “Ел хатын-кызы” бәйгесендә дә үземне сынадым. Быел исә үзем эшләгән балалар бакчасы сабыйлары белән “Сәяр” театр фестивалендә гран-при яуладык. Тормышны яратып яшәгәч, җиңүләр дә насыйп була. Бакчадагы балалар эшемдә көч бирсә, өйдәгеләр яшәү ямен арттыра, – ди ул. – Мин бер дә зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле! Сынауларсыз тормыш мәгънәсен тапмас идем.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү