Актанышта Яңа ел бәйрәме уңаеннан «Коймак ярминкәсе» үткәрделәр

Актанышта Яңа ел бәйрәме уңаеннан «Коймак ярминкәсе» үткәрделәр. «Коймак ярминкәсе”ндә балалар бакчалары, мәктәпләр үз киоскларын, тирә-ягын алдан ук бизәп, чажлатып коймак пешерде, күмер салып самавырда чәй кайнатты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Коймакның ниндиләре генә юк: кабартмадай кабарганнары да, нечкә-нәзекләре дә. Фантазиянең чиге юк- беленнәрдән курчак-кызларга кадәр ясап куелган. Укытучылар, тәрбиячеләр узып баручыларны кунакка чакырып, кайнар чәй, коймак белән сыйлады. Ленин һәм мәдәният паркларында гармун тавышы, дәртле җырлар өзелмәде.

«Коймак ярминкәсе» һәм базар янындагы авыл хуҗалыгы товарлары сатылучы бәйрәм алды ярминкәсе белән район башлыгы Энгель Фәттахов танышты.


Фикер өстәү