Алабугада яшәүче 100 меңнән артык акчасын мошенникка күчергән

 Алабугада чираттагы караклык очрагы турында билгеле булды. 51 яшьлек хатын-кыз алдакчыларга 119 мең сум акча күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ханымга банкның ялган вәкиле шалтыраткан. Мошенник хатын-кызның счетыннан акча алырга мөмкиннәр, һәм моны булдырмас өчен шәхси мәгълүмат һәм кодларны смс аша җибәрергә кирәклеген әйткән.

Ханым бернидән дә шикләнмичә, ул әйткәнне үтәп, акчасыннан колак каккан. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Караклык» буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү