Алинә булмаса, Камилә бар

Фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының финал өлеше Алинә Заһитова өчен уңышсыз тәмамланды. Олимпия чемпионы алтынчы урында калды. Аның каравы, юниорлар ярышында Казан кызы Камилә Вәлиева беренче урынны яулады.

“Ничек оят түгел аларга!” 

Италиянең Турин каласында кыска программадан соң Алинә икенче урынны алгач, аның җанатарлары күңелендә өмет уянды. Әмма нәкъ бер тәүлектән соң ирекле программа тәмамлангач Заһитовага кушылып елаучылар да булды. Фигуралы шууда рәсми ярышлардан соң җиңүчеләр һәм спорт сөючеләрнең күңелен күрү өчен махсус тамаша оештыралар. Алинә анда бозга бөтенләй чыгып тормады. Аягын авырттырган спортчы осталыгын күрсәтерлек хәлдә түгел иде.

Хатын-кызлар арасында турнир җиңүчеләре исемлегенә исә Россиядән өч кыз керде. Алена Косторная – беренче, Анна Щербакова – икенче, Александра Трусова өченче булды. Алинә алар белән Россия чемпионатында янә очрашачак. Әле сезон башында ук спортта максатлары калмаганын, бозга ләззәт алу өчен генә чыкканын әйткән Заһитова көндәшләренә каршы нәрсә эшли алыр? Дүртле сикерү белән бөтен дөньяның башын әйләндергән яшь кызлар артыннан өлгерә алмавын Алинә үзе дә чамалый. Быел март аенда узган дөнья чемпионаты алдыннан аның белән мондый хәлләр бер булган иде инде. Әмма тренеры Этери Тутберидзе шәкертен иң элек рухи яктан әзерләп, алар Япониядә алтын медаль отты. Алинәгә карьерасын тәмамларга киңәш итүчеләргә исә Россиянең атказанган тренеры Татьяна Тарасова җавап бирде. “Ничек оят түгел аларга! Кеше беренче тапкыр абынды, әллә акылдан яздыгызмы? Мондый кешеләрнең ояты да, вөҗданы да юк. Оятсыз һәм рәхимсез кешеләр”, – дигән ул.

Җиңүгә Тутберидзе белән 

Әмма Турин бозында татар кызлары барыбер медальсез калмады. Гран-приның юниорлар ярышын 13 яшьлек Камилә Вәлиева отты. Икенче урында – АКШтан Алисә Лю. Инде хәзердән үк аларның 2022 елгы Олимпиадада төп көндәшләр буласын фаразлыйлар.

Камилә Казанда туган. Фигуралы шуу белән дә Татарстан башкаласында шөгыльләнә башлый. Кечкенә вакытта ук кызның сыгылмалы хәрәкәтләренә гаҗәпләнәләр. Вәлиевлар гаиләсе Мәскәүгә күчеп киткәч, кызны “Москвич” мәктәбенә бирәләр. Ул анда алты ел шөгыльләнә. Җиңүләр янында җиңелүләр дә күп була. Кызга тотрыклылык җитми. Узган елның җәендә исә ул “Самбо-70” мәктәбенә, атаклы Этери Тутберидзега килеп эләгә. Монысы инде – бер башка өскәрәк сикерү дигән сүз.

Моннан ике ай элек исә Камилә аягын авырттырып, озак вакыт бозга чыга алмады. Күнегүләргә әле өч атна элек кенә кереште. Ә бу –бозда бөтен осталыкны күрсәтеп булмый дигән сүз. Шуңа күрә Камиләнең Туринда беренче урынны алуы көндәшләре генә түгел, аның үзе өчен дә өметләнгән, әмма көтелмәгән вакыйга булды.

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү