Алинә Заһитова спорт карьерасын туктатырга карар иткән

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова спорт карьерасын туктатырга карар иткән.

Бу хакта 17 яшьлек спортчы Беренче канал эфирында белдерде.
«Мин беркая да китмим, әмма алдагы Русия чемпионатында катнашмаячакмын. Шуны аңлатып үтәсем килә, сайлап алынмыйча гына Европа чемпионатына да, дөнья чемпионатына да дәгъва кылмыйм, анда мин һәрвакыт спорт принцибы буенча сайлап алындым, — диде Заһитова. — Мин бозда калам, күнегүләрне дәвам итәм. Минемчә, бу хәтта яхшы да, чөнки мин яңа элементларны өйрәнәчәкмен».

Заһитова хәзерге вакытта тормышында барысы да бар, дип билгеләп үтте.

«Ә һәрвакыт нидер җитмәскә тиеш, шуңа күрә минем стартка чыгарга теләгән халәтем кире кайтсын иде. Яңа программаларны кертергә кирәк, ә бу һәрвакыт бик авыр. Әлбәттә, бу катлаулы чор булды, һәм әлеге сезонда миңа тренерлар да ярдәм итте, алар тиешле мотивация сүзләрен таптылар», — дигән спортчы.

Аның активында дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионатларының алтын медальләре, шулай ук Гран-при сезонының-2017/18 финалында җиңү дә бар. Быелгы сезонда Заһитова Франциядә Гран-при этабында — икенче һәм Япониядә этапта өченче булды, серия финалында фигуралы шуу остасы алтынчы урынны алды.


Фикер өстәү