Аның янында рәхәт

Бер генә килмәгән җире дә юк, дип Рәзинә Сәлахиева шикелле кешеләргә әйтәләр. Безнең Рәзинә дә зәвыклы, уңган, мөлаем, сылу, үткер… Ул “Ватаным Татарстан” газетасында корректор булып эшли.

Бирегә эшкә килүе очраклы була. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында 5 нче курста укыганда, бер дустыннан “Ватаным Татарстан” газетасына корректор кирәк дип ишетә. Матбугат тирәсенә күптән күңеле белән тартылган кыз, ике дә уйламыйча, редакциягә килә. Ул чактагы баш мөхәррир Мөнир Әһлиуллин баш әйләндерерлек чибәр Рәзинәгә бер генә караш ташлый һәм шунда ук җавабы әзер була: “Эшкә алабыз…” Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы кызының язмышы шулай хәл ителә. Рәзинә 1991 елның 8 октябреннән бүгенгә кадәр гел  “ВТ”да хезмәттә. Эшкә урнашкач кына кая килеп эләккәнен чамалый башлый. “Ватаным Татарстан” – әти-әнисе гомере буена алдырып укыган газета бит ул. Җаваплылык зур. Беркөнне редакциягә язма китерергә килгән университет мөгаллиме, язучы Мөхәммәт Мәһдиев, Рәзинәне күреп: “Укучыларымның редакциядә эшләвенә сөенәм. Синең бу газетага урнаша алуың бик күркәм”, – дип тагын да шатландырып китә.

Аны эш серләренә – энә белән кое казырга, хата чүпләргә тәҗрибәле остаз Фәүзия Алтынбаева өйрәтә. Хезмәттәшләре Язилә, Сания, Гөлбикә апалар да гел ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Яшь кыз алар ышыгында эшли, ул еллар аның өчен тәрбия мәктәбенә әйләнә. Корректор эше бик җиңелләрдән түгел. Яңа хәбәрләр белән газетаны тутырганчы, төн уртасы җитә, кайчакта полосаны иртән генә тапшыралар.

Җырдагыча әйтсәк, газетада һәр хезмәт почетта. Тик корректорлар гел мактау эчендә йөзә дип әйтмәс идем. Рәзинә дә: “30 елга якын эшләп, газетагыз яхшы чыккан, корректорларыгыз әйбәт укыган, дигән сүзне бер тапкыр да ишеткәнем юк”, – ди. Аларны күбрәк газетада хата киткәч искә төшерәләр. Әллә кайлардан эзләп табалар, шалтыраталар… Шөкер, мондый очраклар сирәк була.

Табигый ки, Рәзинә үзе дә хаталарга битараф түгел. “Әдәби тел камил, язмалар укырга җайлы булырга тиеш”, – дип саный ул. Социаль челтәрләр  язмаларындагы шыр хаталарга йөрәге әрни. “Ата-анасы булмаган җөмләләрне укыйм да, моны язган кешегә кемнәр белем бирде икән дип уйлыйм”, – ди Рәзинә. Элмә такталардагы хаталар да күңеленә тия. Газетада чыгып килүче язмаларда мәгънәви кытыршылык сизсә дә, болай итсәк ничек була, дип киңәшә. Аны башка урыннарга да эшкә чакыралар, тик бер ияләнгән дип, китү турында уйламый. Ул редакциядә тәрҗемәче булып та эшләде, кушымталар да чыгарды, язмалар да әзерләде. Нәрсәгә генә алынса да, һәр эшне җиренә җиткереп башкара ул.

Рәзинә өчен бөтен нәрсә бик әйбәт булырга тиеш. Ул – гаиләсендә дә идеаль җылылык тудырган кеше. Ире Марат – чып-чын полковник,  ведомстводан тыш сак хезмәтенең республика буенча җитәкче урынбасары. Аның бу дәрәҗәгә ирешүендә Рәзинәнең дә өлеше зур. Марат гел полиция эшендә: иртән чыгып китә, төн уртасында кайтып керә. Хатыны нишлиме? Ире кайтуга мунча ягып, шашлыкка кадәр пешереп, ягымлы йөз белән каршы ала. Күбрәк әнисе тәрбиясендә үскән кызлары Диләрә  “бишле”гә генә укый, музыка белән шөгыльләнә, төрле бәйгеләрдә җиңү яулый. Быел татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны алды. Бу да – тәрбия җимеше.

Тәрбия әти-әнисе Мокатдис абый белән Фина ападан башлана. Алар икесе дә – ипле, сабыр кешеләр, киләсе елда 80 яшьне тутырырга җыеналар, бергә гомер итүләренә 50 елдан артык. Һаман да дөнья көтәләр, мал асрыйлар, машинага утырып, районга чыгып китәләр, урман-кырларда йөриләр. “Эх, балакайларны үстереп, тынычлап чәйкәйләр эчәсе иде”, – дип хыялланган Фина апа бүген балаларын, оныкларын, оныкчыкларын сагынып яши. Алар кайтуына авыл мичендә ипи пешерә, бәлеш сала.

Рәзинә әти-әнисе, каенанасы, туганнары дип җан ата, дус кызларның да кадерен белә, шуңа күрә аңа тартылучылар бик күп. Рәзинә янында – җылы, рәхәт… Ул беркайчан үзгәрми, кешегә яраклашмый, зыян китерми, ышанычлы… Рәзинәне бүген юбилее белән котлыйбыз! Аңа гомер буена җитәрлек хатын-кыз бәхете телибез. Үзегез салган матур йортта, кызыгызны тигезлектә үстереп, бәхеттә, шатлыкта, иминлектә яшәгез!

 Фәния Арсланова      


Фикер өстәү