Арчаларга бардык әле…

Шөкер, укучыларыбыз “Уку бәйрәме”н һәр районда көтеп ала. Чираттагы шундый матур очрашуларның берсе Арча китапханәсендә узды. Без, бер төркем журналистлар, артистлар, шагыйрьләр үзебез дә бу бәйрәмне яратып, алган хис-кичерешләрдән рухланып кайттык.  

Арча районы белән дуслыгыбыз аеруча зур. Газета битләрендә аның тырыш халкы, кылган эшләре турында әледән-әле язмалар басылып тора. Бу якларга эш сәфәрләре белән дә еш киләбез. Моны Арча районы башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова да билгеләп узды.

– Сезнең белән очрашуга районның мәдәни өлкәсендәге активистлары җыелды. Бу газеталарның халыкка якынлыгын күрсәтә. “Ватаным Татарстан”ны районда яратып укучылар, өйләренә яздыручылар күп. Киләсе елда укучылар санын тагын да арттырып, аны 400гә тутырырбыз дип уйлыйбыз, – диде ул.

Ике арадагы җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләрне газетабызның баш мөхәррир урынбасары Фәния Әхмәтҗанова да ассызыклады.

– Электән үк Арча белән “Ватаным Татарстан” арасындагы элемтәләр нык, газетаны укучылар күп булды, Аллага шөкер, – диде ул һәм моның үз сәбәпләре дә булуын әйтте. – Арча ул – үзенең язучылары,  шагыйрьләре, галимнәре, журналистлары белән дан тоткан як. Икенчедән, Арча республика өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә милли кадрлар әзерли. Сүзем Арча педагогика көллияте турында. Мине укыткан укытучыларым бүген безнең арада да утыра. Өченчедән, Арча районы җитәкчеләренең һәрберсе ярата торган булды. Халкы да алардан үрнәк алып яши.

Очрашуга килүчеләрне баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина да сәламләде.

– Татарстан китап нәшрияты белән берлектә менә шундый “Уку бәйрәме”н башлап җибәрдек. Һәр райондагы очрашуларны дулкынланып көтәбез. Монда килеп кергәч, җанлылык, аерым бер рух сизелә, – диде ул.

Шунысы аеруча сөендерде: халык актив булып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Үзешчән сәнгать осталарының иҗатын чагылдырган “Күңелле сәхнә” китапчыклары басылмый башлауга да борчуларын белдереп алдылар. Газетада күрергә теләгән темалар, сәхифәләр буенча да бик теләп үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Безнең белән очрашуга килүчеләр арасында ярты гасырдан артык газетаны өйләренә алдырып укыган тугры дуслары да бар иде. Татарстанның атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев – әнә шундыйлардан.

– Үзебезнең төп газетабызны өемә яздырып алып 56 ел укыйм икән инде. Аңа кадәр дә китапханәләрдә даими рәвештә укып бардым. Безнең буын кешесе шулай өйрәнгән инде. Аның газета алып укымыйча ашы да, чәе дә тәмле түгел. Элек газета, китап укырга мәктәптән үк өйрәтәләр иде. Шуңа күрә тора-бара ул канга сеңә, укытучы әйтмичә дә укыйсы килеп тора. Әлеге алымны хәзер дә кулланырга кирәк. Телефоннар яңа чыккан газетаның исен, шыгыр-шыгыр килеп торган битләрен ачып укуны бер ничек тә алыштыра алмый, – диде ул.

Татарстанның атказанган укытучысы Фәргать Зыятов та газетаны әтисе исән вакыттан ук алдырып укый икән.

– Әти газеталар бик күп алдыра, бик күп укый иде. Шуңа күрә хәзерге “Ватаным Татарстан”ны да без кечкенәдән укып үстек. Үзем мәктәптә эшләгән елларда газетаны алдырмый калган чакларым булмады. Аларны мәктәпкә дә алып килә идем. Аннан соң укучылар белән бергәләп күзәтү ясый идек, – диде ул.

Арчалылар шагыйрь, журналист Газинур Морат иҗатын да ярата булып чыкты. Аның шигырьләренә генә хас үзенчәлекле стильдә иҗат итүен, башисемнәр сайлаганда беркемне дә кабатламавын билгеләп уздылар.

– Без Арчаны Тукай ягы дип әйтергә яратабыз. Ләкин арчалыларны Мәрҗани, Курсави, Мәһдиев, Бәширов варислары-якташлары дисәң дә дөрес булыр иде. Без, китап нәшрияты да, сезнең белән дус яшибез. Биредә туып үскән каләмдәшләребезнең, классик язучыларыбызның һәм бүген иҗат итүчеләрнең китаплары һәрдаим басылып тора, – дип, соңгы елларда һәм быел басылып чыккан китапларны искә төшерде.

Гадәттәгечә, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт белән улы, халыкара конкурслар лауреаты Булат очрашуыбызның йөзек кашы, күрке булдылар. Халык аларны аеруча якын итеп, җыр-моңнарына гашыйк булып утырды. Соңыннан сорауларга да  күмделәр үзләрен. Әсхәт абый аларның һәркайсына зур игътибар күрсәтеп, ачык итеп җавап бирде. Кичә тәмамлангач та, таралышырга теләмичә, озаклап әңгәмә кордылар, фотоларга төштеләр. “Әле ярый килгәнбез. Менә нинди шәп очрашу булды бит!” – дип үзара гәп корып чыккан апаларны күргәч, күңелебез тагын да күтәрелде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү