Астрономия офыкларыбызны киңәйтә

Дүрт миллиард биш йөз миллион ел элек хасил булган җисемне күрәсегез, тотып карыйсыгыз киләме? Килсә КФУның  башкалабыздан 24 кенә чакырым  ераклыкта урнашкан Энгельгардт исемендәге астрономик обсерваториясенә барыгыз. Анда, обсерватория планетариясендә 1947 елның 12 февралендә Приморье краеның Бейцуха авылы янында, Сихотэ-Алинь тавы итәгендә табылган метеорит кисәге бөтен халык игътибарына куелган. Аны сыйпап, теләк теләсәң, тормышка ашмый калмый дип әйтәләр. Мин тотып карадым каравын, әмма сыйпамадым. Йолдызлардан сорау мөселманга килешми.

Ул гына да түгел. Биредә Ай глобусы, Айны, Кояшны гына түгел, башка йолдызларны күзәтү мөмкинлеге бирә торган телескоплар да бар. Тик хәзерге вакытта аларның өчесен генә фәнни-тикшеренү эшләрендә файдаланалар икән. Икесе экскурсиягә килүчеләр хозурына бирелгән. Өчесе исә йә җиһазлары сафтан чыгу, йә программалары искерү сәбәпле, “ял итә”.

3 декабрь көнне башкалабызда ачылган “Астрономия һәм дөнья мирасы” халыкара җыенына килүче галим-голама белән берлектә кичә без-журналистларга да бу җиһазларны тамаша кылып йөрү насыйп булды. Ул көнне фән әһелләре, “Казан университетының астрономия обсерваторияләре” дигән “түгәрәк өстәл” янында җыелып, обсерваторияләрне  ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен нинди таләпләр куелырга тиеш дигән мәсьәлә җәһәтендә озак кына фикер алышты. Ахырда, әлбәттә, КФУ обсерваторияләре бу затлы исемлеккә кертелеп, бөтендөнья мирасы буларак сакланырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр (нигә күплек санда яза икән димәгез, КФУның төп бинасы янында тагын бер обсерваториясе бар). Астрономнар җыены хакында газетабызның киләсе саннарында тәфсилләп бәян итәрбез.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү