Авылдагы эшмәкәр: “Атлап түгел, йөгереп йөрибез”

Тырышсаң, бар да була. Мондый эш сөючән, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ала торган кешеләре булганда, авылның киләчәге бар әле. Кукмара районына барып әтиле-уллы Хәмәтдиновлар белән танышкач, әлеге өметле сүзләрне күңелемнән ничә мәртәбә кабатлаганмындыр.    

Миңнефәнис Хәмәтдиновны районда гына түгел, республикада да  яхшы беләләр. Башта ул алдынгылар рәтендә булган “Коммунизмга” колхозында 12 ел агроном, профсоюз җитәкчесе булып эшләгән. Соңрак күрше авыл колхозында җитәкчелек иткән. Эшмәкәрлеккә килүе исә 2000 еллар башына туры килә. Туган авылы Кукмара районының Аш-Буҗиенда йортлары янындагы кечкенә генә вагонны кибет итеп кора да сату эшенә керешә. Бераздан эшләре тагын да алга киткәч, Адай авылында беренче пекарня ачып җибәрә. Күрше-тирәдә яшәүчеләр Адайның тәмле икмәкләре белән дан тоткан авыл икәнлеген бик яхшы белә. Миңнефәнис абый да шушы традицияне саклап, шактый таушалган пекарняга җан өреп җибәрә: бинасын төзекләндерә, ремонт ясый, газ кертә, яңа җиһазлар ала.

Соңрак бу эшләргә уллары Илгиз белән Фәнүс тә кушыла. Олы улы Илгиз киленнәре Ләйсән белән кибетләрдә эшли, товар белән тәэмин итү алар өстендә. Икенче улы Фәнүс пекарня өчен җаваплы. Бүгенге көндә аларның икмәк һәм кондитер ризыклары пешерү цехлары бар. Якын-тирәдәге 400ләп кибетне кайнар икмәк, кондитер ризыклары белән тәэмин итәләр. Болардан тыш, үзләренең алты кибете, мини сөт заводы эшләп тора. Унга якын авылдан сөт җыялар. Без барган көннәрдә тагын бер зур ипи пешерү цехы төзелеп ята иде. Анда әзерләнгән ризыкларны киләчәктә зур шәһәрләргә илтмәкчеләр.

– Пекарнябызда берничә төрле ипи, күмәч, кондитер ризыклары, бәлеш, чәкчәк,  өчпочмаклар, тортлар, сохари, клиндерләр пешерәбез.  Барысы бергә 100 төрлегә якын ризык әзерлибез. Сорау зур булганнарын ешрак пешерәбез. Аларны кибетләргә 15 зур машина тарата, – ди Фәнүс Хәмәтдинов. – Җәен көненә 6–7 тонна ризык җитештерә идек. Хәзер бераз кимеде, чөнки кыш көне кеше үзе өйдә күбрәк пешерә. Зур пекарнябыз эшли башлагач, файдалы, диетик икмәккә дә игътибарыбыз артыр дип уйлыйбыз. Сорау бик зур. Тәүлек буе эшләсәк тә, халыкның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп бетереп булмый. Зур пекарня ачуыбыз да шуны күздә тотып төзелде.

https://vatantat.ru/2019/12/2020-elny-karshy-alganda-%d3%a9st%d3%99ld%d3%99-n%d3%99rs%d3%99-bulyrga-tiesh-%d3%a9sk%d3%99-n%d3%99rs%d3%99-kiyarg%d3%99/

Хәмәтдиновлар бизнесы 100дән артык кешене эшле иткән. Миңнефәнис абый әйтүенчә, хезмәт хакларын вакытында түләп баралар. Хезмәткәрләр 35 меңгә кадәр акча ала. Аеруча машина йөртүче булып урнашучылар күп икән.

– Бездә тәртип бозып, аракы эчеп йөрүчеләр юк. Үзем тартмагач, башкаларның да әлеге гадәтен хупламыйм. Кибетләремдә аракы да сатылмый. Бу хакта муллалар белән сөйләшкәч, кибеткә аракы кертмәскә булдым. Аннан соң, минем өчен һәр җирдә тәртип, матурлык булуы мөһим. Кайда гына эш башлап җибәрсәк тә, эшне тирә-ягыбызны матурлаудан, асфальт салудан, агач утыртудан башлыйбыз, – ди Миңнефәнис абый.

Киләсе елга да зур планнар белән аяк атлый Хәмәтдиновлар. Күркә һәм бройлер, каз фермалары ачарга ниятләре бар. Унике ел тик торган фермаларга җан өреп, кош-кортлар үрчетмәкче булалар.

– Хәзер күпләрдән “кызыл ит зыянлы” дип ишетергә туры килә. Шуңа күрә кош итен урнаштыру авырлыклар тудырмас дип уйлыйм. Әле бит минем машина юу урынын, шиномантаж, газ заправкасын да ачып карыйсым килә. Безнең тирәдә заправка юк, йөк машиналары белән дә еракка барырга туры килә. Бу үзебезгә дә уңайлы булыр иде, – ди эшмәкәр.

https://vatantat.ru/2019/12/1-gyjnvarda-savyt-saba-yuarga-yaramyj/

Аның Купка авылындагы сөт эшкәртү мини заводын да күреп кайттык. Технолог Нурия Әгъләмзанова әйтүе буенча, узган ел ачылган комбинатта тәүлегенә 4–4,5 мең тонна сөт эшкәртелә. Өч төрле сөт, ике төрле кефир, катык, каймак, йогырт, эремчек, ак май ясыйлар.

– Каймак, катыкны үз рецептыбыз буенча әзерлибез. Эшне 400 килограммнан башлаган идек. Сорау зур. Күләм дә, продукция төрләре дә арта. Халык соравы буенча, йогырт, ак май җитештерә башладык. Сөтләрне гаилә фермерларыннан китерәләр, – диде Нурия апа. – Кешеләр кибеттә сатып алган сөтне, өстендәге маена карап, майсыз, дип уйлый. Махсус эшкәртелгән сөтнең өсте утырмый, чөнки басым астында май шарчыклары ватыла.

Миңнефәнис Хәмәтдинов башкарган эшләр күп төрле, кыскасы.  “Шушы кадәр эш эшләргә ничек өлгерәсез? Каян көч аласыз?” – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

– Зарланмыйм. Атлап түгел, йөгереп йөрибез, чөнки чабып барган җирдән туктап калсаң, шунда ук югаласың. Йоклап ятсаң, эшең дә, ашың да булмый. Эшле кешегә исә көн җиткереп булмый, – дип елмая ул. – Аннан соң, иң мөһиме: эшемдә гаиләмә, улларыма таянам. Хатыным Гөлфия бухгалтерия эшләрен алып бара. Улларым кечкенәдән үк кул арасына кереп, безнең хезмәтне күреп үстеләр. Без салган сукмакны дәвам итәргә дип, Казаннан күченеп кайттылар. Шуңа сөенәм. Оныкларымның да үз юлыбыздан китүен телим. Әтиләре кебек кечкенәдән эшне күреп үссеннәр дип, көн саен фермага оныгым Әмирханны ияртеп алып барам. Иң зур теләгем: эшебез дәвамлы булсын иде.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү