Башкортстанның Иглин районында 700 квадрат метр чамасы мәйданда азык-төлек склады янган, бина өлешчә җимерелгән. Бу хакта РИА Новостига Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Акбирзе авылында Газпром урамында 700 квадрат метр мәйданда азык-төлек склады яна», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, бина конструкциясенең бер өлеше җимерелгән. Янгын турында мәгълүмат ачыклана.