Бүлмә гөлләренә кышын игътибарны киметмәгез

Кыш бүлмә гөлләренә дә сынау алып килә. Аларга шиңәр өчен әллә ни күп вакыт кирәкми. Тиешле тәрбия һәм игътибар җитмәсә, гөлләр кибеп, үләчәк. Җәй буе шау чәчәктә утырган гөлләрегезнең кышын да тәрәзә төбен ямьләндереп торуын теләсәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Нишләргә? Гөлләр дә кешеләр кебек: аларның биологик ритмнары бар. Активлыклары ял итү фазасы белән алмашына. Күпләренең ял вакыты да кыш айларына туры килә. Гөлләргә шундый “йокымсырап” торган вакытларында тагын бик күп факторлар йогынты ясый әле. Моңа һаваның аз дымлылыгы, көннең кыска булуы, температураның түбәнәюе, җылыту җайланмаларыннан килгән нурлар керә.

Кышын су сипкәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу айларда гөлләргә ике мәртәбә азрак су сибәргә туры килер. Әмма бу аларның матдәләр алмашына йогынты ясый, аны акрынайта. Шуңа күрә туфракны әледән-әле йомшартып торырга туры киләчәк.

Су сибү ешлыгын гөлләрнең төренә карап билгелисез. Кайбер гөлләргә кышын бөтенләй су кирәкми. Мондый бүлмә гөлләренә алоэ, агава, гастерия, пеларгония, хойя, каланхоэ, кактуслар керә. Циперус, осока, папирус, колоказия кебек үсемлекләрнең төпләре һәрвакыт дымлы булырга тиеш. Фикус, аспидистра, сингониум, спатифиллум, цитруслы бүлмә гөлләренә суны уртача күләмдә, туфрагы каткан саен сибеп тору хәерле. Суны киметсәгез дә, бүлмә гөлләрен дымлы чүпрәк белән сөртеп, сиптергеч белән дымландырып торуны онытмагыз.

Бүлмә гөлләрен яктылык һәм җылылыкка яраклашуы буенча берничә төргә бүләргә мөмкин. Җылылык яратучылар исемлегенә орхидея, калатея кебек гөлләр керә. Салкынча һавага яраклашкан үсемлекләр арасында цикламен, фуксия, яран гөл бар. Уртача температурага ияләшкән үсемлекләр дигәндә аспарагус, ливистон пальмасын, клеродендрон кебек гөлләрне күздә тотабыз. Фикус, алоказия, драцена чыдам үсемлекләр рәтенә карый.

Бүлмә гөлләрен төрле яктан куркыныч сагалап тора. Үсемлекләрнең яфраклары аз гына җилдән дә өшергә, эссе һавадан кибәргә мөмкин. Ачык калган тәрәзәләр, бозга каткан пыяла үсемлекләргә йогынты ясамый калмый. Гөлләр торган бүлмәне җилләтергә уйласагыз, аларны башка урынга күчереп торырга кирәк икәнен онытмагыз. Бүлмә үсемлекләре кызу батареялар янында торса, аларны юеш сөлге белән капларга кирәк.

Нәрсә белән ашларга?

Гөлләр шау чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез, аларга баллы су сибәргә мөмкин. Моның өчен 0,5 стакан суга 0,5 чәй кашыгы шикәр комы кушарга һәм гөл төпләренә сибәргә кирәк. Суга алоэ согы кушып та сибәргә мөмкин. Мондый кушылма барлык гөлләргә дә туры килә. 1 чәй кашыгы алоэ согын 1 л суга кушып, гөл төпләренә сибәргә була.

Гөлләргә аспирин да файдалы. Ул үсемлекләрнең иммунитетын күтәрергә ярдәм итә. Аспиринлы ашламаны болай эшлиләр: 1 л суга 1 төймә аспирин эретеп салалар һәм гөл төпләренә сибәләр.

Өйдә аквариумнары булган кешеләр, аның суын да гөлләр өчен ашлама буларак куллана ала. Мондый суда гөлләр өчен шактый күп файдалы матдәләр була. Карабодай, дөге, тары ярмасын юган суны да гөлләр өчен файдаланыгыз. Болар бүлмә үсемлекләре өчен йомшак ашлама булып санала.

Чүпрә дә гөлләр үсешенә яхшы тәэсир итәчәк. Чүпрәле эремәне менә болай эшлиләр. 1 л суга 10 г чи чүпрә кушалар, моңа 1–2 кашык шикәр комы өстиләр һәм кушылманы ике сәгать тоталар. Әзер эремәне су белән аралаштырып гөлләргә сибәргә кирәк.


Фикер өстәү