Балтач әбиләре беләләр

Республика районнарында узучы “Уку бәйрәме”безнең тәүгесе Балтач районында, бай тарихлы Түнтәр авылында башланып китүен язган идек инде, төп сүзем ул хакта түгел. Әлеге очрашуга – Түнтәр мәктәбенә килүгә, ап-ак шәл ябынган ике мөлаем әбине күреп, алар янына тукталдым. Элекке танышларым – заманында район газетасының иң актив хәбәрчеләрнең берсе Әминә апа Сафиуллина һәм бик күп еллар алдынгы китапханәче булган Рашидә апа Мөхәммәтшина булып чыкты. Еллар үзенекен иткән: алар – мине, мин аларны танымадым…

– Яшь чакта актив булган кешегә 80не үткәч тә тынгы юк инде ул, менә шулай очрашуларга чакырып торлар, – дип елмая Рашидә апа. Бәйрәм барган залда да янәшәләренә утырдым. Каршымдагы өстәлдә шушы җирлектә яшәүчеләрнең иҗат әсәрләре – басылып чыккан китаплары шактый. Баксаң, Рашидә апаның да шигырьләре аерым китап булып нәшер ителгән икән.

– Иии, үзем өчен язган шигырьләрем инде ул. Үзебез өчен, гаиләм өчен бер истәлек булсын дип бастырдык, – ди ул үзе, тыйнакланып. Кичә башланып, башкаладан килгән кунаклар залга үтүгә, әбиләрне алар белән таныштырам. Дөресрәге, алар сорый, мин әйтәм.

– Монысы – язучы Галимҗан Гыйльманов, – димен.

– Әәә, аның новеллаларын, парчаларын укыдым, бик матур яза, – ди Рашидә апа. Әнә тегесе – таяклысы кем?

– “Ватаным Татарстан”ның журналисты Риман абый Гыйлемханов, – дим.

– Әәә, әле соңгы газетада гына бик кызык бабай турында зур язмасы чыкты, – ди ул. Мин исә Рашидә апаның бөтенесеннән хәбәрдар булуына, укып баруына эчтән генә сокланам (очрашу барышында башкала кунакларын да шундый сораулары белән сокландырачак әле ул). Залга танылган артист Әсхәт Хисмәт белән аның танылган баянчы улы Булат керүгә, әйтә башлаган идем дә: “Аларын таныйм, алар экранда бит инде”, – диде.

Әрем исе, әрем тәме

Шушы очрашуда Әсхәт абый җырлаган “Әрем исе, әрем тәме” дигән җыр шулкадәр күңелгә үтеп керде. Язмада да әллә ничә кат тыңладым. Баксаң, аны шактый җырчылар җырлый икән. Тик берсе дә Әсхәт абыйга җиткерә алмый кебек. Әрем исенең, әрем тәменең кадерен, кыйммәтен белеп җырлый ул. Боларны сизү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Минем исә шундый тагын бер танышым бар. Элекке курсташым – Башкортстанда яшәүче Чулпан әнә быел “ВКонтакте”дагы үз битенә мондый язма куйган иде. Шаккатып, тетрәнеп укыдым мин аны. “Әремнәрем чәчкә атты. Әремнәрем димен, чөнки аларны туган авылымнан, тау артыннан күчереп алып килеп утырттым. Инәй төсе итеп… Исе китеп ярата иде шушы әремнәрне… Ул ярату миңа да күчкән… Үзләрен яратканны күрәләрдер, күрәмсең – бакчам күрке булып күкрәп үсәләр. Үткәндә дә, сүткәндә дә дигәндәй, кинәнеп иснәп, сыйпап узамын. Сары бөртек чәчкәләре йомарлангач, иң кадерле букет итеп, гади генә, әмма иң матур истәлек итеп саклаган вазага утыртамын. Ел әйләнәсенә шушы чәчкәләрем йөрәккә уелган матур хатирәләрне җанландырып, инәйле бәхетле мизгелләрне сагындырып, миңа карыйлар.

…Юк, әрем түгел, әрем чәчкәсенә әйләнеп, бернигә дә карамый тормыш дәвам итә дип, аллы-гөлле бантиклы, чуклы гольфиклы, сары күлмәкле, кулына сары вак чәчкәле бер бөртек әрем ботагы тоткан кызын житәкләгән, ак йөзле, кап-кара озын толымлы, моңсу күк күзле инәй карыйдыр сыман…”

…Әрем исе, әрем тәме, әрем кадере… Ә сезнең бу хакта уйланганыгыз бармы?..

Кеше сүзен тыңла, үзеңчә эшлә

Без, адәм балалары, шулай яратылган: кеше сүзеннән, кеше фикереннән шулкадәр куркабыз. “Кеше ни әйтер?!” – Безне шулай үстерделәр, “кеше көлдермәслек” итеп тәрбияләделәр. Бәлки,  ул чорның үзенә бер идеология чарасы (коралы?) булгандыр ул. Әмма шактый көчле сеңдерелгән ул безнең буынга (бүгенге яшьләр бу яктан шактый ирекле). Нишләсәк тә, шушы калыптан  котыла алмадык. Юкса кеше сүзе – ул бит инде нәкъ безнең кебек тагын берәүнең фикере генә. Өстәвенә һәркем үзенең белеменә, акыл дәрәҗәсенә карап киңәш бирә, үзенә карап, үзеннән чыгып, ахыр килеп, эчке дөньясы югарылыгыннан, гади генә әйтсәк, үз каланчасыннан башкаларга бәя бирә. Аңарга игътибар итмәскә өйрәнәсе иде дә…

Акыл иясе Локман Хәкимнең бу уңайдан бик тә үтемле хикәяте бар. “Локман Хәкимнең улы әтисенә: “Әтием, син инде акыл иясе кеше, әмма кешеләр синең турында теләсә нәрсә сөйлиләр, сәбәбе нидә икән?” – дип сораган. “Улым, – дигән Локман Хәким. – Кеше фикерен ишетәсең килсә, әйдә, юлга чыгабыз”. Локман Хәким ишәккә утырган, малае янәшә бара икән. Кешеләр: “Нинди мәгънәсез карт, үзе утырган, малае җәяүләп бара”, – диләр икән. “Ишеттеңме? Әйдә, син утыр, – дигән атасы, – мин җәяүләп барыйм”. Болар юлны дәвам итәләр. Очраган кешеләр: “Нинди әдәпсез малай, атасы җәяүләп бара, улы утырган”, – дип гаепләгәннәр. Шуннан болар икәүләп ишәккә утырганнар. Кешеләр: “Нинди мәрхәмәтсез бәндәләр, бер ишәккә икәү утырганнар”, – дип ишәкне жәлләгәннәр. Болар төшеп, ишәк янәшәсеннән бара башлаганнар. Кешеләр: “Кара инде бу юләрләрне, ишәкләре дә бар, җәяүләп баралар”, – дип көләләр икән. Локман Хәким, кызык итеп, ишәкне җилкәсенә күтәргән, ишәк куркып сикергән, ерак түгел текә яр бар икән, шуннан егылып төшеп үлгән. “Улым, – дигән Локман Хәким, – кеше сүзенә карамыйча, үзебезчә эшләсәк, максатка ирешер идек, кеше сүзенә карап, ишәксез калдык…”

Нәтиҗәне үзең яса, укучым.

“Миннән курыкма”

Моннан күп еллар элек Балтач районында динне үстерүгә зур өлеш керткән имамнарның берсе, бик кызыклы, фикерле әңгәмәдәш Басыйр абый Бикбаевларга чираттагы әңгәмәгә бардым. Башыма яулык та бәйләдем (әле ул чакта яулыклылар күп түгел, мин дә яулык бәйләп йөрми идем). Билгеле, Басыйр абый бу яңалыкны күрми калмады. Мөгаен, шул хакта сорагандыр инде. “Юк, сездән куркып кына бәйләдем”, – дип җавап бирдем.

– Миннән курыкма, Аллаһтан курык, – диде ул. Менә шул җөмләсе, ничә еллар үтсә дә, бик еш искә төшә… Берәгәйле итеп әйтә белсәң, бер сүз дә җитә шул.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү