Балтачта булган хәл: Кыш бабайны… урманнан (ВИДЕО)

Балтач районының Сосна мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары Чыршы бәйрәменә Кыш бабайны урманнан барып эзләп алып кайткан. Укытучы апаларының фантазиясенә шаккатарлык.

Балалар белән бергә алар башта Кыш бабайны эзлиләр, тапкач, ихластан сөенәләр, аннан аны, этә- этә, булышып таудан алып менәләр. Олы юлдагы машиналар да ике якта хәрәкәтне туктатып, тамаша кыла аларны. Урман юлы буйлап, зур- зур атлап килгән Кыш бабай, бүләкләр тулы зур капчыгы… — серле дә, әкияти матур да килеп чыккан. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Яшьтәшләре табып алып кайткан Кыш бабай белән үткән бәйрәмнең тәме дә, яме дә башкача булгандыр. Онытылмаслык бәйрәм булган бу.

 


Фикер өстәү